село Большое Рыбушкино исламский конкурс чтения мунаджатов

село Большое Рыбушкино конкурс мунаджатов

Рбишчада мөнәҗәтләр укыдылар.

Мунаджаты — один из древнейших жанров музыкально-поэтического творчества татар лирико-философского, лиро-эпического и лирико-драматического характера, который связан с традицией книжного пения.

Милли район буенча оешты­рылган отчет концертлар һәр авылның үзенчәлеген чагыл­дырып үтте.

Мәсәлән, башка авыллардан аермалы буларак, Зур Рбишча мәдәният йорты дирекциясе Мигъраҗ кичәсе уңаеннан авылның баш мәчете белән берлектә шундый чараны гадәти җыр һәм биюләр белән түгел, ә мөнәҗәтләр уку конкур­сы буларак оештырды.

Зур һәм Кече Рбишча авылларының на­мазга баскан ак яулыклы әбиләре, мәдрәсә шәкертләре һәм мәктәп укучылары өч категориягә бүленеп, бу өлкәдә белемнәрен һәм сәләтләрен күрсәттеләр.



Гомере буе Зур Рбишча урта мәктәбендә белем биргән, ә бүген шушы чараны алып баручы Хава апа Абдуллина барча катнашу­чыларны һәм кунакларны — район мәдәният бүлеге вәкилләре Фәрит Абдрахманов белән Гөлнара Га­ниеваны,

Зур Рбишча авылы башлыгы Наил Хөсәиновны, бе­ренче мәчет имамы Мөнир хәзрәт Баһаутдиновны, мөәзине Мансур Шәрәфетдиновны, авылның та­нылган шагыйрәсе Нуриям апа За­кированы һәм мәдәният йорты ди­ректоры Таһир Нуреевны сәламләп, микрофонны Мөнир хәзрәткә тап­шырды.
дин әһеле халыкны изге кичә белән тәбрикләп, конкурска хәер-фатихасын бирде.

Беренчеләрдән Кече һәм Зур Рбишчаның ак әбиләре дания апа Сабирова белән Назыймә апа дау­това моңлы көйгә салып, бер-бер артлы үзләренең мөнәҗәтләрен суздылар.

Аннары мәдрәсә шәкертләре Рамилә Зиннәтуллина, Наҗия Измайлова, Әнисә Хайрет­динова, Нурсәнә Нуреева, Энҗе Сибгатуллина һәм Камилә Аб­дулкадирова кунаклар алдына чыктылар.

Алар мөнәҗәтләр уку­га керешер алдыннан, үзләренә дини белем алуда терәк булган Мөнир хәзрәт Баһаутдинов, Ман­сур Шәрәфетдинов һәм остазлары Дамир хәзрәт Каюмов исемнәренә рәхмәт юлладылар.

Соңгы төркемдә Зур Рбишча урта мәктәбе укучылары Хайретдинова “Әссәламәгаләйкум” шигыре белән куандырды, мөнәҗәтләр уку буен­ча өлкә конкурсында диплом яулап кайткан Карина Закирова башта мөнәҗәт әйтте, аннары “Аллаһыга шөкер кылам” шигырен сөйләде.

Бертуган Илнара һәм диляра Рах­матуллиналар “Бер Аллам, Сиңа ышанам” җырын җырладылар һәм чиратлашып Коръәннән сүрәләр ятладылар.

Ахырда район вәкиле Фәрит Аб­драхманов авылларда үткәрелгән отчет концертларының әһәмиятен аңлатты, Хава апа тормыш турын­да шигырь сөйләде.

Мөнәҗәтләр уку конкурсына нәтиҗә ясап, оеш­тыручылар һәр чыгышка югары бәя бирделәр һәм барча актив катна­шучыларны кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләделәр.

село Большое Рыбушкино исламский конкурс чтения мунаджатов

05.05.2017
Ришат РАМАЗАНОВ.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.