ХӘЕРЛЕДӘН булсын

Туган як редакциясе беренче багана

Позади школьные годы, впереди целая жизнь.

Ребята! Вот и пришел день прощания со школой! Пролетели эти годы
удивительно быстро. Они многому научили вас. Было всякое, но
хочется, чтобы в памяти о годах, проведенных в школе, остались только
приятные и светлые воспоминания. Не будем грустить. Пусть ваша
жизнь будет веселой и звонкой, как школьный звонок.

Агымдагы атнада чыгарылыш класс укучылары өчен танта​налы рәвештә соңгы кыңгырау яңгырады. Шул уңайдан мәктәп белән саубуллашучыларның дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, төкле аяклары белән олы тормышка атлауларын те​либез. Ә атна азагыннан ният кылып уразага керешүчеләргә Аллаһы Тәгалә Үзе сабырлы​гын һәм түземлеген биреп, кыл​ган догаларын, башкарган изге гамәлләрен кабуллардан кыл​сын иде.



Шәхсән безнең өчен дә июнь борчулы һәм сынаулы айлардан санала, чөнки агымдагы елның II яртысына “Туган як”ка под​писка төгәлләнәчәк. Ә безнең өчен мөһим булган бу кампания нинди нәтиҗәләр бирәчәген, халкыбызның ана телебезгә ка​рашын зур дулкынланулар белән көтеп торабыз, хәтта бу өлкәдә шактый эшләр алып барсак та.

Сергач типографиясе газета-бызның иң күптәнге һәм тугры дусларыннан булган Вафа Аб​дулла улы Камалетдиновның редакция ярдәме белән 200 данә исәбендә беренче шигырьләр җыентыгын басты​рып чыгарды. Әле генә “таба​дан төшкән” һәм балаларга багышланган бу күчтәнәчне автор иң беренчеләрдән туган авылы Сафаҗай мәктәбендәге “Соңгы кыңгырау” тантанасын​да кыскача презентацияләде һәм дистәләгән иҗади хезмәт җимешен бүләк итте. Белгәнебезчә, Вафа Абдулловичның тагын шундый 7-8 те​матик җыентык чыгару нияте бар әле.

Редакциянең яшьләр бүлеге редакторы Румия Хамзина “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлар оешмасы инициа​тивасы белән Башкортостанда оештырылачак “Шәҗәрә — чал та​рихка тәрәзә” исемле бәйрәмгә чыгып китте. Бу чараның макса​ты – тарихыбызны һәм гореф-гадәтләребезне өйрәнү ысулла​рын пропагандалау.

Чыгарылыш класс укучыла-рының өмет-хыялларын, изге Ра​мазан аенда ураза тотучыларның хәтем-догаларын, безнең тира​жыбызга багланган ышанычла​рыбызны, хөрмәтле Сафаҗай шагыйренең ният-планнарын, эшлекле иҗади сәфәргә чыккан хезмәткәребезнең юлын Аллаһы Тәгалә хәерлеләрдән юрасын иде.

Бу атнада Сергач район ха​кимияте вәкилләре Шөбилегә барып, җирле мәктәп язмышы тарафлый халык җыенында кат​наштылар һәм анда укучылар саны аз булу сәбәпле, аны ябар​га килештеләр, ә укытучыларны эш белән тәэмин итәргә ышан​дырдылар.

Һәм соңгысы. 6 июньдә ре​дакция хезмәткәрләре Ыргуга чыгып, базар мәйданчыгы кар​шында җирле халык белән очра​шачак, ә “Туган як”ка язылучы​ларны кечкенә генә күчтәнәчләр белән бүләкләячәкбез.

Священный месяц Рамадан,начало поста у мусульман

Мусульманские традиции,обычаи и праздники

26.05.2017
Олег ӘНДӘРҖАНОВ

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.