Кыска яңалыклар 26.05.2017

новости газета туган як

Депутаты посетили Пильнинский район Нижегородской области.

Депутаты Законодательного Собрания Нижегородской области Валерий Антипов и Вячеслав Аксиньин посетили с рабочим визитом Пильнинский район Нижегородской области.

Визит начался с осмотра земельного участка в р.п.Пильна, предназначенного под строительство ФОКА. Депутаты оценили проект строительства.

Далее депутаты посетили село Красная Горка(Сафажай) осмотрели сельский дом культуры, хоккейную площадку, автодорогу, которая была отремонтирована в прошлом году, при содействии депутата Валерия Антипова.

Кроме того, парламентарии посетили местную школу. Они осмотрели спортивный зал, который нуждается в ремонте.
Депутатами было принято решение оказать необходимую помощь в его восстановлении.

Районнарда

Сафаҗайда депутатлар

Пильнага эшлекле визит ва​кытында өлкә Законнар чыгару җыены депутатлары Валерий Антипов белән Вячеслав Акси​ньин район түрәләре белән бергә булачак ФСК астына мәйдан ка​раганнар һәм Сафаҗайга да юл тотканнар. Анда алар авыл баш​лыгы Фәрит Каюмов белән очра​шып, хоккей кордын, мәдәният йортын, мәктәпне караганнар һәм депутатлар ярдәме белән ремонтланган юлның сыйфатын тикшергәннәр.

Ыргуда сабан туе



Кнәген районы Белка админи​страциясе башлыгы Иван Буха​лов белдерүенчә, Ыргуда сабан туе көне 8 июльгә билгеләнгән. Милли бәйрәмнең оештыру коми​теты рәисе итеп клуб мөдире Са​лех Ибраһимов сайланган. Шул ук көнне Ыргуның 400 еллыгына багышлап, “Авыл көне” чарасы үткәрүе дә күздә тотыла икән.

Бу чараларга ярдәм кулы сузучыларның хәйрия гамәлләре хупланачак.

Моклокада юбиляр

Спас районы Татар Моклока​сында яшәүче Әминә Закеро​ваны 90 яшьлек юбилее белән район администрациясе баш​лыгы ярдәмчесе Татьяна Баляс​никова, авыл башлыгы Салех Щегалев һәм социаль хезмәткәр Найлә Кинзябаева котлаганнар, Президентның тәбрик хатын һәм бүләкләр тапшырганнар.

Әминә апаның тормыш иптәше Хәсән абый сугыш ветераны, алар бергә 70 ел гомер итәләр инде һәм авылда үрнәк гаилә өлгесе булып торалар.

Уразавылда бәйрәм чарасы

Кызыл Октябрь районында Халыкара гаилә көне уңаеннан 50 ел бергә гомер итүче Әндәрҗановлар (Уразавыл), Пашаттан Садековлар белән Әндәрҗановлар, Зур Рбишча​дан Хакимовлар гаиләләрен бәйрәм белән җирле үзидарә башлыгы Рафаэль Ильясов, со​циаль яклау үзәге директоры Нелли Садретдинова һәм башка бүлекләр җитәкчеләре котла​ганнар һәм грамоталар тапшыр​ганнар. Чара кысаларында яшь гаиләләр арасында конкурс та оештырылган булган.

Авылларда.

Атяравылның Кооперативная урамына җирле СПК һәм адми​нистрация бергәләшеп вак таш түшәү эшләрен башлаганнар.

Бозлау администрациясе баш​лыгы Али Аймасов белдерүенчә, Ишавыл тарихи мәчетенең 150 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары 9 июльгә күчерелә, ә программасы әлегә шулай ук кала.

Грибанның “Бергәлек” мәче-тен ачу тантанасы 2 июльгә билгеләнгән.

Камка авылы үзәгендә халык​ны гадәттән тыш хәлләр турын​да белгертүче һәм шул сәбәпле кирәкле инструкцияләр таратучы махсус система урнаштырылган.

Река Пьяна в селе Камкино,Сергачский район,Нижегородская область

Кочко-Пожар хастаханәсенең дәвалау бүлеге яңадан авыру​ларны кабул итә башлаган, ә теш кабинеты, табиб Оксана Лазарева укырга китү сәбәпле, вакытлыча эшләми.

Красный Остров мәдәният йортына яңа җиһазлар һәм ап​паратура кайгырту өчен өлкә За​коннар чыгару җыены депутаты Валерий Антипов фондыннан ярдәм күрсәтеләчәк.

Мөтеравыл клубында узган шимбә көнне җирле үзешчәннәр сергачлы Кирилл Горбунов​ка ярдәм җыю максаты белән Хәйрия концерты биргәннәр.

Сафаҗай хоккей командасы өчен 7 майда Сеченның “Йол​дызлы” боз сараенда узган турнирда КХЛның “Металлург” (Новокузнецк) яшьләр команда​сында уйнаучы Дамир Хайрет​динов чыгыш ясаган.

Семочкиның сугыш ветераны Җәфәр Бәдретдиновның тол ха​тыны Азизә апага яшәү шартла​рын яхшырту өчен сертификат тапшырылган.

Татар Моклокасы админи​страциясе башлыгы Салех Ще​галев белдерүенчә, сабан туе биредә 15 июльгә билгеләнгән.

Уразавылның Советская ура​мында яктырту баганаларын ал​маштыру эшләре бара.

Яңа Мочали администрация​се башлыгы Рафаэль Айнуллин мәгълүматы буенча, авылның Колхозная урамына якынча 1 ки​лометр яңа асфальт салыначак. Эшләр июньдә башланыр дип көтелә.

26.05.2017
Илнар САДЕКОВ әзерләде

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.