Кыска яңалыклар 09.06.2017

новости газета туган як

Школьная жизнь.

Преподаватель ОБЖ Азизов Мирфаиз Ваизович МБОУ Уразовская СОШ проводит учебные военно-полевые сборы с учащимися 10-го класса,инструктаж по мерам безопасности при проведении учебных стрельб из боевого оружия.

Задача учебно-полевых сборов как формы обязательной подготовки граждан к военной службе преследует конечный результат — готовность юношей к защите Отечества, которая представляет комплекс морально-психологических, военно-технических и физических качеств, способность к их мобилизации в экстремальных ситуациях.

Районнарда

Мәктәп тормышы

Кызыл Октябрь районы Уразавыл мәктәбе директоры Фәрит Хайруллин редакциягә шалтыратып, мәктәп тормы​шындагы соңгы яңалыклар белән уртаклашты: ОБЖ укы​тучысы Мирфаиз Азизов 10 класс укучылары арасында хәрби җыен үткәрә; өлкә про​граммасы ярдәме белән спорт​залда ремонт эшләре башла​начак; 9 классны быел 32, ә 11 не 22 укучы тәмамлый, 1 клас​ска якынча 30 бала килер дип көтелә.

Өлкә проекты

Сергач районыннан “Җирле инициативаларга булышлык күрсәтү” өлкә программасын​да катнашу буенча 7 проект хупланды. Шуларның иң зуры​сы – Шөбиле клубына ремонт ясау. Аны тормышка ашырыр өчен өлкә бюджетыннан 2 млн, районнан 1 млн сум биреләчәк. Калган 880 меңне авыл халкы кушарга тиеш. “Шушы сумма​ны 25 июньгә кадәр җыярга кирәк, югыйсә акчаларны кире алачаклар”, — ди авыл башлы​гы.



Кочко-Пожарда әлеге програм​ма нигезендә урамнарда яктырту челтәрен яңартырга җыеналар, Мөтеравылда клуб бинасын ремонтлаячаклар, ә Андыда суүткәргечләрне яңартырлар.

Халык җыеннары

Кызыл Октябрь райо​ны үзәгендә Уразавыл һәм Атяравылда узган халык җыеннарында районның янгын бүлеге җитәкчесе Александр Солодов янгыннар сезоны баш​лануы турында, ә ветеринария хезмәте белгече Ринат Загидул​лин “птичий грипп” куркынычы һәм анардан саклану чарала​ры хакында искәрткән, ә авыл советы депутатлары Кызыл Ярда һәм Атяравылда өстәмә сайлаулар үткәрү турында мәгълүмат таратканнар, башка мөһим мәсьәләләр турында да сөйләшкәннәр.

Эшмәкәрләр көне

Спас районы администрация​се башлыгы Татьяна Бирюко​ва Эшмәкәрләр көне уңаеннан уздырылган тантанада иң ал​дынгыларны бүләкләгән. Татар авылларыннан Бозлау эшмәкәре Венера Исхакова, Татар Мокло​касыннан Наҗия Мустафина һәм Бозлаудан фермер Ирек Салихҗанов Рәхмәт хатларына лаек булганнар.

Авылларда.

Печә газ бүлү челтәренә ре​монт ясау сәбәпле, 15 июньдә 8.00 сәгатьтән башлап тәүлек эчендә Грибан, Камка, Шөбиле, Печә, Лопатин, Абаим, Чу​фарово һәм Янауда газ белән тәэмин итү вакытлыча туктаты​лырга мөмкин. Шул турыда «Газ​пром межрегионгаз Нижний Нов​город» оешмасы белдерә.

Шөбиле мәктәбе дә балалар аз булу сәбәпле ябылды. Шулай итеп, Сергач районында бер генә татар мәктәбе калды – Камкада, ә өлкә буенча алар әлегә 13.

Яндавишча мәктәбе директо​ры Нәфисә Мусина 55 яшьлек юбилеен билгеләп үткән.

Уразавылның үзәк китапханә-сендә бөек рус шагыйре Алек​сандр Пушкинның туган көне уңаеннан әдәби кичә уздырган​нар.

Ыргуда үзәк суүткәргеч линиясенең якынча 500 метрын яңарту эшләренә керешкәннәр.

Яңа Мочалига хәрби хез-мәттән ике егет, ә Сафаҗайга өч егет кайткан.

Татар Моклокасы мәктәбе укучылары Эльнара Юсипова һәм Илнара Хөсәинова Спас районы командасы соста​вында Арзамаста узган “ГТО” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының җәйге фестивалендә катнашканнар.

Красный Остров админи​страциясе, китапханә һәм клуб хезмәткәрләре бергәләшеп ба​лалар арасында спорт ярышла​ры оештырганнар, иң яхшылар​ны бүләкләгәннәр.
село Красный Остров,Нижегородская область,указатель

Мөтеравыл клубында да Ха​лыкара балалар көнен спорт-музыкаль чара белән билгеләп үткәннәр.

Кочко-Пожар клубы һәм китапханә хезмәткәрләре дә 1 июньдә яшь авылдашлары өчен “Безнең җәй — безнең балалар” дигән бәйрәм оештырганнар.

Грибанда асфальт салу эшләре бара. Өлешчә Озерная урамы һәм Школьнаядан алып, Набережнаяга кадәр тыкрыклар яңартылган.

Уразавылның Кооператив​ная урамындагы коега спонсор ярдәме белән ремонт ясалган.

09.06.2017
Илнар САДЕКОВ әзерләде.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.