Урынны кеше бизи.Мектебе «Нур аль-Ильм»(село Кузьминка)

Нур-аль-ильм  мектебе шакирды 1 курс

Шакирды — студенты мусульманского учебного заведения “Нур аль-Ильм”(с.Кузьминка) изучают основы ислама и арабскую графику, религиозно-схоластические дисциплины и каллиграфию. Учебный процесс не только познавательный и увлекательный, периодически проводятся конкурсы, олимпиады,интеллектуальные игры.

Шакирды Мектебе «Нур аль-Ильм»

Менә инде ничәмә еллар Аллаһының рәхмәте белән безнең «Нур аль-Ильм» дини уку йорты эшләп килә, анда дистәләгән кеше гыйлем ала. Күптән түгел шәкертләребез җәйге сессия буен​ча имтихан тотты, күбесе үзләренең тырышлыгы һәм Аллаһының ярдәме белән аны яхшы билгеләргә тапшырды.



1 нче курс арасыннан иң яхшы укучы исеменә Грибан авылын​нан Ренат Хамзин, Зур Рбишчадан Энҗе Сибгатуллина һәм Камилә Абдулкадирова лаек булдылар.

2 нче курс укучылары арасында Зур Рбишчадан Алсу Закированы, Уразавылдан Җәүдәт Зариповны һәм Пашаттан Нурия Садекованы билгеләп үтәр идем.

Ә инде 3 нче курста иң яхшы уку​чылар исеменә Куйсуыннан Гаяр Җәфәров, Уразавылдан Ислям Ташматов һәм Шөбиледән Абдул​кадер Идрисов ирештеләр.

“Нур аль-Ильм” дини мәктәбенең укыту бүлеге бу исемгә лаек булу​чыларны тәбрик итә, укуларында зур уңышларга ирешүләрен теләп кала һәм ял айларында яңа көч җыеп,

киләсе уку елларында да шушындый нәтиҗәләргә ирешергә Аллаһы Тәгалә насыйп әйләсен, дигән догада тора.

Безнең дини уку йортында шәкертләребез төрле фәннәрдән гыйлем алалар, гарәп теле һәм иң мөһиме — Коръәни Кәримне укырга өйрәнәләр. Кызыл Октябрь районыбызның горурлыгы булып саналган шушы дини уку йорты​быз озак кына еллар эшләсен һәм шәкертләр саны елдан-ел артып торсын иде!

Нур аль-Ильм село Кузьминка

Фотода: бер төркем 1 нче курс шәкертләре.
Аллаһ Раббыбыз һәркайсыбызга хәерле гомер, хәерле сәламәтлек, хәерле гыйлем, хәерле һөнәр кылып, илебезгә, динебезгә, милләтебезгә файдалы, әти-әниләребезгә миһербанлы-шәфкатьле булып яшәргә, тор​мышыбызда лаеклы урын табарга насыйп кылсын. Шуны онытмагыз: урын кешене түгел, кеше урынны бизи.

Һәркайсыбызга Аллаһының куш​каннарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, динебезне куәтләүче һәм Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) өммәте булып яшәргә насыйп булсын.

02.06.2017
Дамир КАЮМОВ,
“Нур-аль-ильм» мөгаллиме.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.