Безнең «Нигез» Нижгар фестиваль Нижгарfest

нижгарфест

Фестиваль татар Нижегородской области-Нижгарfest.

Значение и задача «НижгарFest»— рассказать всему человечеству о множестве интересных фактов Нижегородской области, презентовать интерактивную карту деревень и показать творческую прелесть в виде выступлений.

10 декабрьдә Түбән Новгород татарларының Мәскәү-дәге «Нигез» якташлыгы беренче «Нижгарfest» бәйрәмен уздырды.

«Нигез» якташлыгы кайчандыр Түбән Новгород өлкәсе авылларыннан Мәскәүгә күчеп килгән татарларны берләштерә.

«Безнең якларның матур гадәте бар – язмыш кая гына ташламасын, шул урында авылдашлар бер-берсен эзләп таба, һәр авылның диярлек үз якташлыгы эшли башлый.

Чит җирләрдә яшәүче авылдашлары туган якларына төрлечә ярдәм итәргә тырыша – акча җыеп, үз туган авылына мәчет, мәктәп салдыра, башкача булыша», – дип сөйләде оештыручылар.

«Нижгарfest» шул кечкенә якташлыкларны барлап, берләштерү максаты белән оештырылган чара.

Кызыл Октябрь районы делегациясен җирле администрация башлыгы Халит Сөләйманов җитәкләде һәм без бу чарага буш



кул килмәдек: үзенең матур эчтәлекле, бай палитралы пейзажлары белән Нижгар төбәгендә танылып өлгергән рәссам

Әмир Хамзин якташларга 45 картинадан торган иҗади күргәзмәсен оештырды, ә мин Нижгар татарлары тарихын

чагылдырган китаплар җыентыгын тәкъдим иттем.

Безнең эшчәнлегебез “Нижгарfest “ катнашучыларында зур кызыксыну тудырды, күп аралашу, фикер алышулар да булды.

Бу, әлбәттә, безне яңа иҗади үрләргә өнди. Безнең яклардан булган артистлар бай концерт программасы әзерләгәннәр.

Өч туган Яруллиннар, Ринат Закиров һәм башка талантлы җырчыларыбызның чыгышын халык алкышларга күмде.

Чараны оештыручыларның берсе Гөлнара Незаметди- нова әйтүенчә, якташлыкның беренче очрашуында кеше аз булыр, дип көтелгән.

Ә нәтиҗәдә, очрашу оештырылган Татар милли-мәдәни үзәгендә фестивальдә катнашырга теләүчеләргә урын да җитмәде.

Тамаша залында да, милли ярминкә урнашкан фойеда да, Әмир Хамзинның шәхси күргәзмәсендә дә, минем китаплар тирәсендә дә, өченче катта «Хәят» кафесы оештырган чәй табыны янында да аншлаг иде.

Нишлисең, Мәскәүдәге татар җәмәгатьчелегенең күпчелеге — Нижгар ягы татарлары.

Түбән Новгородта татар авылларының һәрберсен исемләп беләләр.

Экранда һәрбер авыл турында аерым бер видеомәгълүмат күрсәтелде.

Фестиваль шул видеороликлар, якташлар концерты, рәсми котлаулар, викториналар белән үрелеп барды.

Якташларын сәламләргә Чүмбәли авылында туган, Рбишча авылы килене, Татарстанның атказанган артисты, Мәскәүдәге Муса Җәлил исемендәге татар мәктәбе директоры Роза ханым Хабибуллина, Яндавишча авылында туган Татарстан Республикасы һәм Россиянең атказанган артисты Наилә ханым Фатехова, Кызыл Октябрь районы башлыгы Халит әфәнде Сөләйманов һәм бүтән талантлы райондашлар, авылдашлар килгән иде.

«Станкин» Мәскәү дәүләт технологик университеты доценты, техник фәннәр кандидаты, краснайлы Рамил Нәҗметдинов та авылларны барлап торырга, якташлар белән аралашып, ярдәмләшеп яшәргә чакырды: «Академиклар каршында чыгыш ясарга каушамыйм, ә менә сезнең алдыгызда татарча чы- гыш ясар алдыннан дулкынла- нам,» – дип чын нижгар диалектында сөйләде ул.

«Нижгар якташлыгы» дип кенә аталса да, төп фикер беренче видеокадрларда ук яңгырады:

«Безнең милләт төрле: казан татарлары, нижгарныкылар, әстерханныкылар, себернекеләр, хәтта Дунай татарлары да бар.
Тик без барыбыз да – татарлар. Сез шуны хәтерлисезме?» – диелде.

10.12.2017
Хөсәин Аймалетдинов,
Кызыл Октябрь районының баш архитекторы, крайны өйрәнүче.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.