Тыныч йокла, Әни!

Садекова Найля

Менә бүген иң газиз кешебез, сөекле әниебез Наилә Баки кызы Садекованы мәңгелек йортына озатуга төгәл ике атна тулды.
Күпме вакыт үтсә дә, моңа ышанып җитеп булмас ахры. Бүлмәсенә кергән саен әйтерсең ул анда, хәзер сүз кушар, хәлеңне белешер сыман тоела.
Әнием 1950 елның 27 июлендә Кочко-Пожарда укытучылар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә.
Әтисе Баки гомер буе балаларга татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирә, әнисе Алимә җирле балалар бакчасында дистә еллар хезмәт итә.

1969 елдан башлап әни дә шул бакчада эшли башлый.

1970-1973 елларда Казан педагогия училищесында тәрбияче һөнәрен үзләштереп, дипломлы белгеч була.

Байтак кына тәҗрибә туплагач, Сергач район мәгариф бүлеге аны балалар бакчасы мөдире итеп билгели.
Тәрбиячеләр бар тырышлыкларын, көчләрен, күңел назларын балаларга бирәләр, әнием дә шундый иде.
Укытучы мәктәптә каләм тоттырып язарга өйрәтсә, тәрбияче балалар бакчасында нәнине кашык тотып ашарга өйрәтә.
38 ел эшләү дәверендә ул йөзләгән балага үзенең күңел җылысын, йөрәгенең бер өлешен бирде.
Мәктәптә укыган чакта һәр ел кабатлана торган күренеш исемдә: әнием беренче кыңгырау тантанасы узачак залга тәүге тапкыр мәктәпкә баручы балаларны кулларыннан тотып кертә, ә инде тантана тәмамлангач, һәрбересен кочаклап үбеп, аларны класс җитәкчеләренә тапшырганда, күз яшьләрен тыя алмый иде.
Балалар бакчасы мөдире булып ул 2007 елга кадәр эшләде, шул елда август конференциясендә аны соңгы тапкыр хөрмәтләделәр, күпьеллык намуслы хезмәтен билгеләп, рәхмәт сүзләрен белдерделәр.
Әллә нинди зур дәүләт бүләкләренә ирешмәсә дә, иң мөһиме — ул хезмәттәшләренең, балаларның, әти-әниләрнең күңелләрендә, йөрәкләрендә җылы хисләр генә калдырды. Аның кул астында эшләгән апалар, абыйлар, ул тәрбияләгән балалар мине очраткан саен әниемнең хәлен сорашып, сәламнәрен җиткереп тордылар, без бит аның кулында үстек, дип искә ала иделәр.
Әнием шикелле яхшы, йомшак күңелле, тыйнак, сабыр бәндә булды микән бу дөньяда?!
Беркайчан да кемгә дә ул начар сүз әйтмәгәндер, кемне дә рәңҗетмәгәндер.
Бездә, балаларында да, шушы сыйфатларны тәрбияләргә тырышты, безнең өчен өзелеп барды, ахыр көненә кадәр кайгыртып яшәде. Олы яшьтәге әнисен дә хәленнән килгән кадәр кадерләде.
Соңгы елларда ул каты чирләп, күп әрнүләр кичерде. Аның авыртуларын хәлдән килгәнче җиңеләйтергә тырыштык, мөмкин булган кадәр дәвалау чараларын күрдек.
Шушы авыр чакларыбызда, Аллага шөкер, явыз чир белән бергә-бер калмадык, якыннарыбыз, туганнарыбыз гел ярдәм итеп торды.
Аеруча әнинең кыз туганнары Фаилә, Алсу, Альбина апаларым һәм аларның гаиләләре зур ярдәм күрсәтте, барчасына да рәхмәт, ярдәмнәрен, игелекләрен Ходай Тәгалә меңләп кайтарсын үзләренә.
Тәне сызласа да, әнинең күңеле туганнарына мәхәббәт белән ташып торды. Арада иң олы апа буларак барысын да берләштереп, акыллы киңәшләр биреп торды. Кызганычка, онык шатлыгы гына күрергә язмады үзенә.
Газиз кешебезне соңгы юлга озатырга бөтен эшләрен ташлап, ерак араны якын итеп, барча туганнарыбыз җыелды.
Авыл халкы арасыннан килмәгән кеше калмагандыр, хезмәттәшләре дә килде, әлбәттә.
Ике көн дәвамында йортыбыз кайгыбызны уртаклашучылар белән тулы иде, рәхмәт барчасына да.
Димәк, әнием чынлап та яхшы кеше булган.

Бәхил бул, Әни, тыныч йокла, барысы өчен дә рәхмәт үзеңә. Авыр туфрагың җиңел, караңгы каберең якты булсын, Аллаһы Тәгалә урыныңны җәннәттән әйләсен иде. Без сине мәңге онытмабыз, йөрәк түрендә йөртербез.

04.09.2017
Гаиләсе исеменнән улы Илнар

Закладка Постоянная ссылка.
Звёзд: 1Звёзд: 2Звёзд: 3Звёзд: 4Звёзд: 5 (11 оценок, среднее: 5,00 из 5)
Загрузка...
Просмотры,караулар 508 просмотров