Городу Сергач 238 лет

Сергач 238 лет

История Сергача

Сергач является старейшим селением Нижегородской области, самое первое упоминание о котором в древних русских летописях относится к 1382 году/

В первой половине XVII столетия среди мелководной, но быстрой лесной речки, впадающей в Пьяну, стояло несколько дымных избушек, разбросанных там и сям.

Город получил название по имени первопоселенца Серги, прозванного так за то, что носил в ухе серьгу.

Сергач – название тюркского происхождения: исстари жившие здесь татары-мишари местность называли Сарыагач, что означает желтое дерево. И действительно: на южном склоне холма, где когда-то зарождался город, деревья растут плохо, потому что под почвой близко залегает камень-известняк и мергель. Корни деревьев упираются в них, и от недостатка влаги и сухости почвы листва в разгар лета становится по-осеннему желтой.

Согласно историческим документам, на пьянских берегах, произошло известное в истории государства Пьянское побоище, и в Никоновской летописи, где изложена «Повесть о прохождении Тохтамыша на Москву» имеется упоминание о Сергаче.

Аюлар төбәгенә 238 яшь.

Шимбә көнне Сергач үзенең чираттагы туган көнен, 238 еллыгын билгеләп үтте. Бәйрәм чаралары шәһәрнең төрле почмакларында иртәдән кичкә кадәр гөрләде.

Беренче булып базар мәйданы алдында авыл хуҗалыгы ярминкәсе ачылды, анда җирле аграрийлар үз продукцияләрен тәкъдим итте.



“Лидер” ФСКсында бу көнне тантаналы рәвештә кинотеатр эшли башлады. Ул “Кече шәһәрләр кино- театрлары” федераль программасы кысаларында булдырылды һәм шәһәрнең мәдәни тормышында зур роль уйнар дип ышанасы килә.

Биредә вакыт буенча соңга калмыйча яңа гына чыккан Россия һәм чит ил кинофильмнары 3D форматында күрсәтелер. Сеанслар көне буе дәвам итәр һәм төрле яшьтәге аудиториягә исәпләнер. Иң күркәм бәйрәм чаралары, әлбәттә, шәһәрнең Советская урамында һәм үзәк мәйданында гөрләде.

Җирле предприятиеләр һәм эшмәкәрләр кунакларга үзләренең продукцияләрен тәкъдим иттеләр.
Махсус техника белән кызыксынучылар өчен күргәзмә әзерләнгән иде. Кунакларның күп өлешен тәшкил иткән балаларга район администрациясе татлы бүләкләр дә кайгырткан.

Район һәм шәһәр башлыклары Николай Субботин, Олег Радаев һәм Александр Лаптев рус халык киемнәренә киенеп, балаларга бушлай туңдырма өләштеләр.

Сергачлыларны бәйрәм белән котларга өлкә һәм күрше районнарның хакимият вәкилләре, регионның күренекле җәмәгать эшлеклеләре килде.

Хөрмәтле кунакларның берсе — танылган якташыбыз, Россия журналистлар союзы әгъзасы, шагыйрь Әхмәт Саттар иде.

Ахмят Саттар Сергач День города

Җирле үзидарә башлыгы Николай Субботин якташларын җылы котлады, соңгы вакытта шәһәр файдасына башкарылган эшләр турында сөйләде һәм берничә сергачлыга шәһәр һәм район үсешенә керткән зур өлешләре өчен районның “Хөрмәтле ветераны” һәм “Хөрмәтле гражданин”ы исемнәре бирелүен игълан итте.

Өлкә законнар чыгару җыены депутаты Александр Ефремцев тәбрик сүзендә соңгы вакытта Сергачта яңа предприятиеләр ачылуын билгеләп үтте.

“Рассвет” ачык акционерлык җәмгыяте плантацияләрендә җир җиләге, күк җиләк үстерделәр. предприятие җитәкчелеге бәйрәмгә бүләк итеп, 1000гә якын район балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрне җимешләр белән сөендергән.

Кызыл Октябрь районы администрациясе башлыгы Халит Сөләйманов ике районның дуслыкта һәм татулыкта яшәвен билгеләп үтте һәм киләчәктә дә шулай булсын дигән теләктә калды.

Администрация Сергач День города
Спас районы вәкиле, өлкә татарлары милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Рамил Салихҗанов автономия рәисе, өлкә Законнар чыгару җыены депутаты Надир Хафизов юллаган тәбрик сүзләрен җиткерде, Сергач районы администрациясенең авыл хуҗалыгы һәм мәдәният бүлекләре,
“Туган як” газетасы һәм “Татар радиосы” белән уңышлы эшләвен ассызыклады.
Рәсми өлеш тәмамлангач, сәхнәгә балалар коллективлары чыкты. Алар арасында безнең милләттәшләребезнең булуы аеруча шатландырды.

Кичкә кадәр шәһәрнең төрле урыннарында төрле спорт ярышлары, күңел ачу һәм ял итү чаралары күпләп узды.
Ә бәйрәмнең ахырында район мәдәният йорты артистлары һәм Түбән Новгородтан килгән музыкаль төркемнәр өч сәгать дәвамында зур концерт бирде. Шәһәр көне салют һәм дискотека белән тәмамланды.

04.09.2017
Илнар САДЕКОВ.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.