Проекты утверждены,деньги выделены

Проекты утверждены,деньги выделены

Проект по поддержке местных инициатив на территории Нижегородской области.
Определены объемы субсидий из областного бюджета на реализацию проектов по поддержке местных инициатив на территории Нижегородской области.

Җирле инициативаларга нигезләнгән һәм өлкә муниципаль берәмлекләр территорияләрен үстерүгә юнәлтелгән программа кысаларында урыннардан конкурс Нижегородская область 500дән артык юлланган проектларның 303е генә хуплау тапкан.

Проект по поддержке местных инициатив (Җирле инициативалар ) в Нижегородской области, где население принимает непосредственное участие в осуществлении местного самоуправления, решая именно те проблемы, которые считает для себя действительно важными.
Глава поселения проводит собрания граждан, на которых при участии населения определяются приоритетные для поселения проблемы выбирается одна из них наиболее важная; определяется сумма, которую население готово собрать для софинансирования проекта.

Җиңүчеләр арасында безнең татар авыллары да бар.



Мәсәлән, Сергач районыннан Шөбиле авыл советына җирле клубны ремонтлауга өлкә бюд​жетыннан 1 920 000 сум бүленеп биреләчәк.

Ә Мөтеравыл советы шушы максатка 690 582 78 сум алачак.

Кочко-Пожарга урам яктырткычлары объектларын ремонтлауга 182 996,06 сум бире​лер.

Андыда суүткәргеч челтәрен яңартуга өлкә казнасыннан 675 144 сум ярдәм каралган.

К.Октябрь районыннан Чүмбәли, Мәдәнә һәм Зур Рбишча авыл советлары проектлары ягъни ха​лык инициативалары хупланган.

Беренчесенә Яңа Линия урамында​гы автомобиль юлын ремонтларга 732 468 сум, икенчесенә шундый ук исемле урамга һәм шундый ук мак​сатка 1 201 843 сум, ә өченчесенә Коминтерн һәм Кооперативная ура​мындагы юлларны тазартуга 1 623 564,72 сум бирелер.

Спас районы Татар Моклокасының ике проекты да җиңеп чык​кан.

Рус Моклокасындагы Совет​ская урамын төзекләндерүгә 733 104 сум,

ә Татар Моклокасының суүткәргеч челтәрен яңартуга 431 487 сум өлкә акчасы сарыф ителер.

Пильна районының Петрякс авыл советы ял зонасы булдыруга 80 000 сум, ә Сафаҗай клуб түбәсен ре​монтлауга 161 000 сум ярдәм алыр.

Сечен районы Красный Остров авылының да ике проекты узган.
Ленин урамын сипләүгә аңа 977 926 сум, ә мәдәният йортына ре​монтка 1 005 003 сум акча бүленеп бирелер.

Әлбәттә, программа шартлары буенча, шул эшләргә халык та, җирле хакимият тә һәм спонсорлар да акчалата ярдәм итәргә тиешләр.

Шушы күмәк көч һәм ысул белән берничә ел эчендә өлкәбез авылларында һәм район​нарында, шәһәрләрендә һәм по​селокларында халык көнкүрешен яхшырткан һәм үстергән бик күп объектлар төзелде инде.

Татарские села Нижегородской области победители конкурса

Алла боерса һәм өлкә губерна​торы Валерий Шанцев ышандыр​ганча, бу программа алга табан да эшләр дип ышанабыз һәм андагы җиңүчеләр арасында күбрәк татар авылларын күрәсе килә.

14.04.2017
Олег ХӨСӘИНОВ.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.