Төп кампания башланды

Төп кампания башланды

Добро пожаловать! Стартовала подписная кампания на газеты и журналы.

Агымдагы елның II яртысына газета-журналларга төп подписка кампаниясе башланды.

Шул уңайдан исегезгә төшерәбез: өлкәдән читтә яшәүчеләр өчен ярты елга “Туган як”ка язылу

бәясе шулай ук 1200 сум калды,

электрон версиясенең дә бәясе үзгәрмәде – 300 сум, ә менә өлкә каталогы буенча газета​бызга язылу

бәясе аз гына ар​тып куйды һәм ул бүген 465,96 сум тәшкил итә.



Дөрес, 11 май​дан “Абунәче декадасы” игълан ителәчәк һәм шул ункөнлектә “Туган як”ка 15% ташлама белән язылырга мөмкинлек туар.

Ә Пашат мәчете картларына агымдагы елның II яртысына мәхәллә исәбеннән мохтаҗларга 10 данә “Туган як”ны язды​рып биргәннәре өчен олы рәхмәтләребезне белдерәбез.

Бүтән мәчетләр дә бу өлкәдә бердәнбер татар газетабызны ярдәмнәреннән ташламаслар дип ышанабыз.

30 июньдә (җомга көн) Суыксу мәчетендә моннан 80 ел элек репрессия тәгәрмәченә эләгеп һәлак булган авылдаш дин әһелләре корбаннарын искә алу мәҗлесе оештырылачак.

Кызганычка каршы, Камкада 1 апрельдә юкка чыккан Әхмәт Курмаев турында әлегәчә бер​нинди хәбәр юк. Бу авылда са​бантуй уздыру да хәзер зур со​рау астында тора.

21 апрельдә Кочко-Пожар клу​бында узачак “Җәясу” балалар фольклор фестиваленә инде 15 заявка кабул ителде, әмма бу чик түгел әле.
Шуңа күрә 18 апрельгә кадәр аларның саны артуын көтәбез.

14.04.2017
Олег ӘНДӘРҖАНОВ.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.