Районнарда һәм Авылларда 10.03.2017

Туган як газетасы новости в татарских селах

Новости в татарских сёлах Нижегородской области
Актуково, Анда, Андреевка, Антяровка, Базлово, Большое Рыбушкино, Грибаново, Ендовищи, Ишеево, Кадомка, Камкино, Карга, Ключищи, Кочко-Пожарки, Красная Горка, Красный Остров, Ишеево, Малое Рыбушкино, Медяна, Ново-Мочалей, Овечий Овраг, Петряксы, Пица, Пошатово, Семеновка, Старо-Мочалей, Татарское Маклаково, Трехозерки, Тукай, Уразовка, Урга, Чембилей, Шубино.

Спас районының “Арт-Сеп-тима” вокаль студиясенең со­листкасы Рауза Невмәнова Йошкар-Олада татар-фольклор коллективлары арасында үткән “Халкым мирасы” өченче регио­нара фестиваль-конкурсында бәет әйтеп, жюри әгъзалары тарафыннан югары бәяләүгә ирешкән һәм икенче дәрәҗә ла­уреат исеменә ия булган.

Пильна районы Сафаҗай авылыннан булган мәскәү-леләрдән торган “Сафаҗай бүреләре” командасы Мәскәү абзар хоккей лигасы ярышларының регуляр чемпи­онаты нәтиҗәләре буенча бе­ренче урынга ирешкән һәм мах­сус кубок белән бүләкләнгән. Авылдашларының уңышы турында безгә атаклы спорт ветераны Рамил Мусин бел­гертте.



Татар Моклокасы мәктәбе укучылары Рөстәм Якубов, Ли­лия Хайруллина һәм Гүзәл Сәбитова “ГТО” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы тарафыннан көмеш билгеләргә лаек булганнар, ә тагын җиде укучы алтынга бара икән. Моның өчен аларга бер нормативны гына үтисе калган.

Сафаҗай үзешчәннәре Ха­лыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан клубта “Аулак өй” спек­таклен сәхнәләштергәннәр.

Кочко-Пожар чаңгычылары Рөстәм Абдуллинны һәм Ми­дихат Бәдретдиновны Сергач администрациясендә үткән ки-ңәйтелгән планеркада “Лыжня России” ярышларында уңышлы катнашканнары өчен район баш­лыклары Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.

Петряксның Җәмигъ мәче-тенең түбәсен ябу эшләре дәвам итә.

Красный Островтан бу көннәрдә Казанда үтәчәк алтын­чы Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре съездында фер­мер Вәлит Якубов катнаша.

село Красный Остров,Нижегородская область,Россия

История села Красный Остров,подробнее читайте:Село Красный Остров(Краснай авылы) фото и видео

Татар Моклокасының абруйлы кешеләренең бер­се, күп еллар җирле колхозны уңышлы җитәкләгән Шәүкәт Җамалетдинов яшәгән йортка Хәтер тактасы эләргә җыеналар.

Кече Рбишча мәктәбе даи­ми рәвештә Кызыл Октябрь районының мәшгульлек үзәге белән уңышлы эшләгәне өчен “Иң яхшы эш бирүче” өлкә кон­курсында “Кадрлар потенциалы” номинациясендә беренче урын­ны алган.

Ишавыл, Мөтеравыл һәм Татар Моклокасы үзешчәннәре Бозлау мәдәният йортында 8 Март бәйрәме уңаеннан кон­цертта чыгыш ясаганнар.

Бозлау администрациясе баш­лыгы Али Аймасов белдерүенчә, язгы ташкынга әзерләнү кысала­рында өч авылда да күперләрнең сыйфатын тикшергәннәр.

Уразавыл спорт мәктәбендә пенсия яшендәгеләр арасын­да шахмат турниры үткәрелгән. Беренче урынны Амир Айнетди­нов (Уразавыл), икенчене Әхмәт Мөхәммәтҗанов (Чүмбәли), өченчене Рифат Билялов (Атя­равыл) алганнар.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)

10.03.2017
Илнар ТОКТАРОВ әзерләде.



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.