Кыска яңалыклар 21.04.2017

новости газета туган як

«Нет наркотикам. Я выбираю спорт!» Нижегородский областной спортивный фестиваль,школьная команда по волейболу
села Камкино заняла второе место.

Камка мәктәбе малайлар командасы “Нет наркотикам!” Бөтенроссия акциясе кыса​ларында Сергачның “Лидер” ФСКсында үткәрелгән волейбол буенча район чемпионатында икенче урынны яулап кайткан.

Каргада яшәүче Дәүләт бүләкләре иясе Хайдәр Са​бировны 80 яше белән Янда​вишча хакимияте башлыгы Ра​фаэль Ильясов һәм авылның социаль хезмәткәре Гөлсинә Бәдретдинова котлаганнар, Хөрмәт грамотасы һәм бүләкләр тапшырганнар.

Сафаҗай клубы хезмәткәрләре авылның күп балалы әниләренең фотосурәтләрен һәм исемлекләрен туплаганнар. Алар белән “ВКонтакте” социаль челтәрендә “Сафаҗай движе​ние!!!” төркемендә танышырга мөмкин.



Уразавылның район администрациясендә Муниципаль хезмәткәрләр көненә багышлап шашка буенча турнир үткәрелгән. Ә иртәгә Абдулвәдүт Махмутов истәлегенә багышланган ярыш​ларга шахматистлар җыелачак.

Ишавылда җирле мәчетнең 150 еллыгы уңаеннан 7 июльдә үтәчәк бәйрәм чараларының төп спонсорлары Әнвәр Баширов һәм Хайдәр Хәсәнов булырлар.

Кочко-Пожар хоккей кордын җәй айларында кулланырга җыеналар. Авылның спорт акти​вы биредә мини-футбол һәм во​лейбол уйнар өчен уңайлыклар тудыра.

Уразавыл мәдәният йортын​да 26 апрельдә авыллардагы отчет концертларга йомгак ясап, зур гала-концерт үтәчәк. Бу хак​та милли районның мәдәният бүлеге рәисе Максут Яруллин белдерде.

Рбишчадан Олимпия уенна​ры чемпионы Алия Мустафина “Спорт FM” радио эфирында чы​гыш ясаган.

село Малое Рыбушкино,Нижегородская область
Петрякс авылы башлыгы Ан​сар Садретдинов ышандырган​ча, Җәмигъ мәчетенең түбәсен ябу эшләре бу атнада тәмамланырга тиеш.

21.04.2017
Илнар САДЕКОВ әзерләде.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)

Хөрмәтле укучылар!

Бу рубрикада чыга тор​ган яңалыкларны ял көннәрендә “Татар радио”сы эфирында да тыңларга мөмкин.



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.