Узган атнада Германиядә һәм Франциядә хоккей буенча 81 нче дөнья чемпионаты тәмамланды.
Безнең милли җыелма командабыз хөрмәтле өченче урынны яулады.
Уеннарны телевизордан җан атып байтак якташ-милләттәш-ләребез күзәтә барды.
Өлкәбездә ФСКлар барлыкка килү аркасында бу спорт төре безнең авылларыбызда янәдән популярлашып китте.
Петрякс, Сафаҗай, Кочко-Пожарда һәм Зур Рбишчада боз кордлары булдырылды.
Яндавишча, Уразавыл, Семочки, Суыксуда хоккей белән шөгыльләнүчеләр өчен шартлар тудырылган.
Шуның нәтиҗәсендә яшьләр дә бу спорт төренә тартыла — командаларның составларына сәләтле уенчылар керә бара, ә башкалада безнең нижгар хоккее данын “Сафаҗай бүреләре” командасы яклый.
Алар һәр ел МДХЛ ярышларында катнашалар, быелгысында унике команда арасында регуляр чемпионатны беренчедә,
ә плей-офф уеннарын өченче урында тәмамладылар.
Аның һөҗүмчесе Әхмәт Аляутдинов узган елны август аенда кумирын очраткан: “Легендалар паркы”нда экскурсия вакытында ул дөнья йөзенең иң көчле хоккейчыларының берсе, НХЛның “Питтсбург” командасы һөҗүмчесе,
ике тапкыр дөнья чемпионы Евгений Малкинны очраткан, аның белән һәм яулаган Стенли кубогы янында истәлеккә фотога төшкән, автографын алган (фотода).
26.05.2017
“Туган як” редакциясе
Татарские сёла Нижегородской области (список)
В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия