Әстерхан сабантуенда нижгарлылар

Нижегородская делегация сабантуй

В Астрахани Федеральный Сабантуй

Астраханская область во второй раз примет Федеральный Сабантуй масштабный национальный татарский праздник пройдет 12-13 мая.

В Астраханскую область ожидается приезд гостей из более чем 40 регионов России.

12, 13 майда Каспий башка​ласы Әстерхан икенче тапкыр федераль сабантуй кабул итте. Россия шәһәрләре буйлап ат​лаган XVII милли бәйрәмебезгә илебезнең 44 регионыннан йөзләгән кунак җыелды. Безнең төбәктән өлкә татар автоно​миясе бу сабантуйга өч делегат тәкъдим итте — әлеге юллар авторы һәм “Туган як” редакто​ры Олег Әндәрҗановны, Петрякс авылы башлыгы Ансар Садретдиновны һәм Кочко-Пожар авылы эшмәкәре Равил Бәдретдиновны.

Беренче көнне затлы ресто​ранда корылган тантаналы төш өстәле артында безне һәм Самара делегациясен Әстерхан өлкәсенең авыл хуҗалыгы министры Алек​сей Галкин һәм Харабали районы башлыгы Алексей Штонда кабул иттеләр, сый-хөрмәт күрсәттеләр, һәрберебез белән танышып чыкты​лар.

Хуҗалар үзләренең сәламләү чыгышларында регионның төп юнәлешләре һәм казанышлары турында сөйләделәр, безне кызык​сындырган сорауларга җаваплар кайтардылар һәм кунакка дәшеп, күңелле ял теләп калдылар.

Бил​геле, без һәркайсыбыз кунакчыл хуҗаларга олы игътибарлары өчен ихластан рәхмәтләребезне белдердек һәм мөмкин булган кадәр үз төбәгебез, районнары​быз һәм авылларыбыз турында горурланып сөйләдек, күренекле шәхесләребезне санап үттек, төп шөгыльләребезнең кайбер про​блемалары белән уртаклаштык, өлкәбездәге татарлар санын әйттек һ.б.



Кич белән Әстерханның искиткеч зур һәм матур опера һәм балет театры бинасында сабантуй куна​кларын җирле губернатор Алек​сандр Жилкин белән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кабул иттеләр һәм аларга кичке фуршет кордылар, Татарстан һәм Әстерхан сәнгать осталары кон​церты белән куандырдылар. Алек​сандр Александрович әйтүенчә, шушы зиннәтле бинаның эчке бизәлешендә Әстерхан өлкәсендә яшәүче һәр халыкның милли ор​наменты урын алган. Димәк, аны «Халыклар дуслыгы йорты» дип тә әйтергә мөмкин.

Астрахань Федеральный Сабантуй-2017

Икенче көнне иртә белән кунакханәдән чыкканда, безне автобус көтеп тора иде инде. Ә шәһәрнең “Волгарь” үзәк стадио​нына килеп кергәчтен, һәрбер де​легация үз регионы гербын һәм байрагын алып, тантаналы парадка әзерләнә башлады, һәрберебезгә аерым-аерым инструкцияләр бирделәр, сафка алфавит буенча урнаштырдылар. Шул мәшәкатьләр белән була-була, бәйрәмнең иң олы һәм хөрмәтле кунаклары да – губернатор белән президент килеп җиттеләр.

Алар иң баштан хуҗаларның һәм төрле регионнар​дан килгән делегацияләрнең, аеру​ча сабантуйның төп оештыручысы булган Түбән Кама осталарының кул эшләрен, традицион ризыкла​рын карап чыктылар. россия реги​оннарыннан җыелган һәм бәйрәм парадын тәшкил иткән кунаклар​ны җылы сәламләп үттеләр, безгә дә тукталыш ясадылар.

Шуннан соң парад тантаналы рәвештә сабантуйның төп мәйданына – үзәк стадионга узды һәм анда һәр реги​онны тамашачылар кайнар алкыш​лар белән каршылады. Ә алдан билгеләнгән урыннарыбызга утыр​гач, милли киемнәрдәге мөлаем кызлар барыбызны да чәк-чәк белән сыйладылар.

Сабантуйны Александр Жилкин белән рөстәм Миңнеханов ачып җибәрделәр. “Әстерхан белән Та​тарстанны гасырлардан килгән ту​ганлык җепләре бәйли, ә бүгенге сабантуй – Каспий башкаласын​да яшәүче 140тан артык милләт вәкилләренең үзара дуслыкта һәм теләктәшлектә яшәүләренең бер ачык мисалы.

Бездә бүген 60 мең татар яши һәм халык саны ягыннан алар өченче урынны били”, — диде Александр Адексан​дрович һәм регионда милләтара дуслыкны ныгытуга үзләренең иҗтимагый эшчәнлекләре белән зур өлеш кертүчеләрне сабан​туй һәм Әстерхан губерниясенең 300 еллыгы уңаеннан истәлекле медальләр һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Минниханов Рустам Нургалиевич, үз чира​тында, берничә әстерханлыга “ат​казанган” исеме бирде, хатлары тапшырды һәм Г.Тукай исемен йөрткән мәктәпкә микро​автобус бүләк итте.

“Безнең сабан​туйны бүген бөтен халык үз күрә, шуңа ул быел да россиянең 59 ре​гионында һәм 32 чит илдә узачак. Без аларның һәрбересенә ярдәм итәргә тырышабыз, чөнки гасыр​лардан килгән бәйрәмебез халы​кара дуслыкны ныгытучы чыганак булып тора”, — диде Татарстан пре​зиденты.

Олы кунаклар чыгып китү көе, футбол кырын тутырып, йөзләгән артист татар халкының мил​ли традицияләрен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен сәнгать аша меңләгән тамашачыга ирештерергә тырышты.

Тамаша күз явын алыр​лык иде. Гомумән, бу көнне бик күп татар эстрадасы артистлары чы​гыш ясады, концертлар өч сәхнәдә гөрләде.

Казанча татар көрәше ике келәмдә 70, 80, 90, 100 һәм 100+ авырлык категорияләрендә алып барылды. Көрәшче-ветераннар да бил алышты.

Сабантуйның төп бүләген – “Фольксваген Поло” ав​томобилен 31 яшьлек татарстанлы Раил Нургалиев алды. Ә федераль сабантуйның символы “Тулпар ат” Чуаш делегациясенә тапшырылды һәм киләсе елда бу бәйрәм, Алла боерса, күрше республиканың Ча​баксар шәһәрендә узачак.


Әлбәттә, санаулы газета бит-ләрендә искиткеч кунакчыл җирдә узган зур бәйрәмнән алып кайт​кан хис-тойгыларны язып бете​рерлек түгел – хуҗалар бит без​не уч төбендә йөртте, шуңа без аларга, аеруча Харабали районы хакимиятенә чиксез рәхмәтле.

19.05.2017
Олег ӘНДӘРҖАНОВ.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.