Петрякста тагын бер хор

с.Петряксы день победы 9 мая 2017

Авыл мәктәбе укучылары 9 Май көнне авылдаш сугыш каһарманнары фотоларын күтәреп, авыл үзәгендәге һәйкәл алды​на килеп сафландылар. Шуннан соң җирле җитәкчеләр һәм вете​раннар һәйкәлгә веноклар һәм чәчәкләр куйдылар, аннары ба​рысы бергә клубка уздылар.

Күз ачып-йомганчы, сәхнә сугышчылар фотосурәтләре белән тулды һәм тантаналы рәвештә россия белән Җиңү байрагын кертеп урнаштыр​гач, кунаклар сүз тотты.

Пильна район администрациясе башлы​гы урынбасары Вячеслав Исаев җылы теләкләрен ирештергәннән соң, Үмәр ага Айнетдиновка лае​клы бүләген – “Түбән новгород өлкәсенең атказанган ветераны” исемен тапшырды.



Әйтергә кирәк, бу авылда Үмәр агадан кала, та​гын ике сугышчы ветеран гына бар – Абдрахман абый Аляутдинов һәм Хайрулла абый Дианов. Бу көнне аларга үз бүләкләрен авыл админи​страциясе, җирле СПК һәм “чулпан” кибете хуҗабикәсе тапшырдылар.

Һәрвакыттагыча, биредә бәйрәмнең музыкаль өлеше бик бай иде, аеруча 15 кешедән торган ир-егетләр хоры чыгышы хәйран кал​дырды: залда утыручылар аларга аягүрә торып рәхмәтләрен белдер​де.

Хәзер Петрякста ике хор кол​лективы булды. Хатын-кызлардан торган “Гүзәл” иҗади коллективын табибә Алсу Измайлова җитәкләсә, ир-атларныкын булдыручы һәм әйдәп баручы да табиб ринат Из​майлов, әмма алар хезмәттәшләр булсалар да, бертуганнар түгел, фамилиядәшләр генә.




Татарское село Петряксы(Батырша авылы) фото и видео

19.05.2017
Олег ХӨСӘИНОВ.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.