Бала тәрбияләү — зур дәрәҗә

Рэйсэ Хабибуллина Дом ребенка

Воспитание детей

С момента рождения ребенка значение матери важно для правильного развития, материнская забота основана на любви и доверии, укрепляет чувство собственного достоинства.

Материнство есть главное и очень ответственное предназначение женщины.

На Мать возложена трудная, ответственная и главная задача по воспитанию и формированию детей, если у неё есть такой потенциал и способности, знания и мудрость, если она образованная, культурная и духовная.
Быть действительно заботливой, любящей вплоть до самопожертвования ради любимых ей близких людей, обладать большим терпением, выдержкой в трудном деле воспитания, быть настоящей матерью детям, подругой и поддержкой супругу – не всем дано, но только в этом случае она настоящая, реальная и состоявшаяся как жена, мать и женщина. С нею спокойно, уверенно, надёжно.



Хатын-кызның төп вазифасы – ана булуда, бала табып, аңа дөрес тәрбия бирүдә.

Ана булу бөтен һөнәрләрдән дә катлау​лырак һәм җаваплырак.

Ә инде ятим балаларны тәрбиягә алып, алар өчен чын ата-ана булу — икеләтә саваплы гамәл.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдис-шәрифләренең берсендә:

“Ятим бала тәрбияләгән кеше җәннәттә минем белән ике бармак кебек янәшә булыр”,- дигән. Бу – зур дәрәҗә, нигъмәт.

Гаилә учагының җылысын бер​нинди балалар йорты да алмашты​ра алмый.

Һәр балага гаилә кирәк. Күпме күз яше түгеп, төннәрен йок ламыйча, әни килеп алыр дигән өмет белән яшәүче,

бер назлы сүз һәм җылы кочак көтүче сабый​ларны тәрбиягә алучы гаиләләр саны соңгы елларда арта барса да,

фәкать аларның саны гына кимеми.

— Яңа көн туган саен тәрәзәдән күзләрен алмыйча, әниләрен көтеп утыручы сабыйлар турында уйла​гач, бөтен җанны әллә нинди сал​кынлык һәм караңгылык биләп ала.

Шундыйларның берәрсенә генә булса да күңел җылыбызны, мәхәббәтебезне биреп, тәрбияләү теләге бездә күптән туды һәм уртак карар нигезендә гаиләбез ишәйде — икенче улыбыз Айратикны алып кайттык.

Ул безнеке! Безгә – әти- әнисенә нәни улыбыз, абыйсына яраткан энекәш, бабай-әбиләре өчен сөекле онык ул,

— ди бу изге адымны ясаган Моклокалы Рәйсә Хабибуллина (фотода).

село Татарское Маклаково.

Бу хакта бик күп сөйләргә мөмкин, ләкин без бүген түбәндәге теләкләр белән генә чикләник: бу киң күңелле,

балаларны чын күңелдән ярата белгән, олы йөрәкле гаиләгә озын гомер, бетмәс-төкәнмәс шатлыклар юлдаш булсын.

27.11.2017
Румия ХАМЗИНА фотосы һәм тексты.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.