Кыска яңалыклар 01.12.2017

Новости в районнах и татарских селах Нижегородскй области

«Человек года» Спасский район

Лауреаты конкурса – профессионалы своего дела, внёсшие большой вклад в развитие экономики, науки,социальной сферы, образования, здравоохранения,агропромышленного комплекса и крестьянско-фермерского хозяйства, культурной и спортивной жизни района.

Всех награждённых объединяет одно: любовь к своему делу и малой родине.

РАЙОННАРДА-АВЫЛЛАРДА

Ел кешесе

Спас районында, елдагыча, “Ел кешесе” конкурсы игълан ителде. Махсус комис- сия авыл хуҗалыгы,

мәгариф, сәламәтлекне саклау, социаль яклау, мәдәният, эшмәкәрлек, спорт һәм башка тармакларда иң яхшыларны билгеләр.
Үткән ел нәтиҗәләре буенча, милләттәшләребез арасында “Ел кешеcе” исеменә бозлаулы Халит Сафин,

Татар Моклокасыннан Венера Билялетдинова һәм Спас картлар йорты мөдире Ренат Эсатов лаек булган иделәр.

Биш алтын

Пильна районы Сафаҗай авылы спортчысы Розалия Насретдинова Казанда үткән йөзү буенча Россия чемпионаты ярышларында уңышлы катнашкан — 5 алтын, 1 көмеш һәм 1 бакыр медаль яулаган, 50 метрлык дистанциядә Россия рекордын яңарткан һәм оештыручылар тарафыннан хатын-кызлар арасында иң яхшы йөзүче дип табылган.

Мәктәп тормышы



Кызыл Октябрь районы Уразавыл мәктәбе директоры Фәрит Хайруллин белдерүенчә, укучылар Мадина Билялетдинова белән Ләйсән Султанова укы- тучылары Зөлфия Әхмәтҗанова җитәкчелегендә “Беренче укы- тучым” региональ иҗади эшләр конкурсында катнашып, өченче һәм икенче дәрәҗә дипломнарга лаек булганнар.

Ә 9 һәм 11 класс укучылары Түбән Новгород дәүләт инженер-экономика университетының Кнәген фи- лиалында узган «Ачык ишекләр көне»нә барганнар. Бу ике уку йорты кадрлар әзерләү юнәлешендә үзара тыгыз хезмәттәшлектә тора һәм шул уңайдан университетның ректоры Анатолий Шамин мәктәп дирекциясенә

Рәхмәт хаты тапшырган. Ялга озаттылар Cергач район администрациясенең киңәйтелгән планеркасында тантаналы рәвештә күп еллар районның финанс идарәсе җитәкчесе булып торган Нина Константиновна Клыгинаны лаеклы ялга озаттылар. Башлыклар Николай Субботин белән Олег Радаев аның исеменә күп җылы сүзләр әйттеләр, район үсешенә керткән зур өлешен һәм намуслы, югары дәрәҗәле хезмәтен билгеләп үттеләр һәм өлкә губернаторы вазифасын вакытлы- ча башкаручы Глеб Никитинның Хөрмәт грамотасын тапшырдылар.

Камка егете Айрат Мангушев Ижевскида легендар конструктор Михаил Калашников истәлегенә үткәрелгән өстәл теннисы буенча Бөтенроссия турнирында өченче урынны яулаган.

Андыда кышка даими яшәүчеләр саны якынча 50-60 кеше генә калган. Яндавишча администрациясе башлыгы Рафаэль Ильясов Кызыл Октябрь районыннан “Бердәм Россия” партиясенең өлкә конференциясенә делегат итеп сайланган.

Печәгә төшеп киткәндә өлкә юл хезмәте оешмасы яңа тукталыш эшләгән. Аны булдыруда Венера Камалетдинова аеруча күп тырышкан һәм авыл халкы аңа рәхмәтләрен белдерә.

“Cафаҗай бүреләре” командасы Мәскәү азбары хоккей лигасында яңа сезонны башлады.

Кочко-Пожар мәдәният йортында Әниләр көненә багышлап, китапханәче Рамилә Мустафина махсус күргәзмә әзерләгән, ә концертта җирле үзешчәннәр белән бергә Мөтеравыл һәм Шөбиле үзешчәннәре дә чыгыш ясаган.

Кызыл Ярда яшәүче Рабия Нәвретдинованы 85 яшьлек юбилее белән җирле хуҗалык генераль директоры Марат Саберов һәм Уразавыл советы депутаты Ринат Саберов тәбрикләгәннәр.

Cафаҗай һәм Петрякс мәктәбенең кызлар команда- лары “КЭС-БАСКЕТ” баскетбол лигасының муниципаль этабында катнашып, икенче һәм өченче урыннарны алганнар.

Бозлау администрациясе башлыгы Али Аймасов белдерүенчә, Бозлау һәм Тукай урамнарын кардан быелгы кышны фермерлар Әнәс Азымов һәм Илһам Мерьякупов арчыр.

Тукай егете Рушан Арифуллин Иваново шәһәрендә бокс буенча узган Бөтенроссия ярышларында үз авырлыгында беренче булган.

село Тукай.Нижегородская область

Татар Моклокасы мәктәбенең биш укучысы укытучылары Рамил Юнисов җитәкчелегендә физкультура буенча Бөтенроссия олимпиадасының район этабында уңышлы катнашканнар.

Грибан клубында Әниләрне иртәгә җыеп хөрмәтләрләр: табын корырлар, концерт күрсәтерләр.

Яңа һәм Иске Мочалиның бер төркем өлкән буын вәкилләре турында чираттагы “Сугыш чоры балалары” сәхифәсе басмага әзерләнә.

01.12.2017
Илнар ТОКТАРОВ әзерләде.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.