Грибанда «Бергәлек» ачылды

мечеть Бергэлек село Грибаново

«Бергәлек» (Единство)

В селе Грибаново Сергачского района Нижегородской области открылась новая мечеть «Бергәлек» (Единство).
в церемонии торжественного открытия мечети принял участие
Первый заместитель председателя Совета муфтиев России и зампред Духовного управления мусульман Российской Федерации по международным делам Рушан-хазрат Аббясов
принял участие в церемонии торжественного открытия Дома Аллаха(Байтуллах).

2 июльдә Грибанда зур дини бәйрәм булып үтте. Рекордлы кыска вакыт – 1,5 ел эчендә авыл үзәгендә торгызылган зур, матур Аллаһы йорты – “Бергәлек” мәчете ачылды.

Ә 1 июльдә шушы чарага багышлап нәзер корбаны итеп сыер чалынды. Сыерны җирле хуҗалык рәисе Гүзәл Шакерова бүләк итте.

Иртәнге сәгать тугызда ук яңгырлы һава торышына карамастан, авыл халкы, шушы чарага махсус кайткан шәһәрлеләр, ерак юлны якынайтып килгән кунаклар мәчет мәйданына җыелды.

Изге чарада Россия мөселманна- ры Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Әббәсов, Татар- стан республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, Сергач районы үзидарә башлыгы Николай Субботин, татар авыллары имамнары, Донецк халык республикасы, Мәскәү татарлары милли-мәдәни автономиясе вәкилләре һәм башка кунаклар катнашты.



Рәсми кунаклар үз чыгышларында грибанлыларны яңа мәчет ачылу белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар.

село Грибаново новая мечеть

Мәсәлән,Татарстанның рухи лидеры республика гадәте буенча Грибан авылы имамы Касыйм хәзрәт Хәсәновка ак чапан бүләк итте.
Касыйм хәзрәт үз чыгышында бу изге эштә ярдәм итүче барча миһербанлы дин кардәшләрен билгеләп үтте. Ә иң зур финанс ярдәм күрсәткән Мәскәү мөселманнарының “Ярдәм” дини оешмасы рәисе, академик Рәшит Җаббар улы Баязитовка шәхсән үзе һәм авылдашлары исеменнән аеруча зур рәхмәт бел- дерде.

Хөрмәтле меценатка юлланган рәхмәт сүзләренә Рушан хәзрәт тә кушылды. — Бу Аллаһы йорты 1790 елда төзелгән һәм 1937 елга кадәр эшчәнлек алып барган Тарихи мәчет урынында торгызылды.

Яңа мәчеткә “Бергәлек” дигән исем бирдек. Исеменә җисеме туры килеп, бу мәчеттә бергәләшеп озак еллар Аллаһыбызга гыйбадәт кылырга язсын иде. Авылда Аллаһы йорты сафка басу иң шатлыклы вакыйга, ә мәчет ябылу кайгыдыр.
Шушындый кайгылы мизгелләрне миңа күрергә язды Раббым.

1939 еллар булгандыр, авылыбызның тау өлешендәге мәчетнең манарасын җимерделәр. Ул вакытта мин бала булсам да, бар да исемдә, халык елады, кайгырды, — диде Касыйм хәзрәт.

Олы кунаклар тарафыннан хөрмәт хатларына һәм истәлекле бүләкләргә бу эшнең чишмә ба- шында торган, кызганычка каршы, вакытсыз вафат булган Рафаил Садеков (бүләкне мәрхүмнең улы Рамилгә тапшырдылар), Наил һәм Марат Якубовлар, Мөнир Хөсәинов, Николай Субботин, Мөнир Шәймәрдәнов, Равил Хөсәиншин, Абдулла Билялетдинов, Рафаил Тимершин, Таһир Гафуров, Рушан Абдуллин, Надир Һәм Илдус Хөсәиновлар, Ханиф Азымов, Роза Петухова, Ринат Хамзин, Имам Хафизов, Фаил Имаметдинов, Әнисә Ходайбердина, Наил Ахметшин һәм башкалар ия булдылар.

Грибанлылар шушы мәчет проектын Татарстанның Яшел Үзән шәһәреннән алганнар. Ләкин анда мәчет төзелеше 11 елга сузылган.

Яшел Үзәннән хөрмәтле кунак булып килгән Тәймус ага Грибанда кыска вакыт эчендә сыйфатлы мәчет төзүне ассызыклап үтте һәм андагы мәхәлләдән бүләк тапшыр- ды.

Инициатив төркем исеменнән Наил Якубов чыгыш ясады һәм төзелеш барышы турында сөйләде, финанс ярдәм һәм файдалы киңәшләре өчен хөрмәтле меценат Рәшит Баязитовка, төрле рәсми сорауларны чишәргә булышкан өчен район башлыклары Николай Субботинга, Олег Радаевка зур рәхмәтләр белдерде.

Төшке 12 җиткәч, мөселманнар яңа мәчеткә намаз укырга юнәлделәр, ә гыйбадәт кылгач, җирле клубта оеш- тырылган бәйрәм табыны артында нәзер корбаны итеннән пешерелгән ризыклардан авыз иттеләр.

Кичке 7 сәгатьтә Нияз Җәләлов үзенең иҗади төркеме белән зур концерт бүләк итте.

Открытие новой мечети «Бергэлек» в селе Грибаново.

Ринат СӨННӘТОВ.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.