Кролиководство в селе Трёхозерки

Илнур Ахметжанов с. Трехозерки

Инвестиционный проект(с.Трехозерки)

Кролиководство — отрасль животноводства, занимающаяся разведением кроликов и дающая ценную и разнообразную продукцию, необходимую для народного хозяйства, при использовании дешёвых доступных кормов, небольших затратах труда и средств.От кроликов получают шкурки, пух, высококачественное диетическое мясо, широко используют кроликов как лабораторных животных.

Өчкөлдә 5 ел инде өй куяннары фермасы уңышлы гына эшләп килә. Исегезгә төшерик, бу инвестицион проектны туган авылында ул вакытта Мәскәүдә яшәүче Хәммәт Фәйзуллин тормышка ашырды.

Өй куянын үрчетү серләре.

Хәзер ул авыр хәлдә булган җирле аграр предприятиене дә үсеш юлына бастырды, терлекчелек тармагын торгыза, җир эшкәртү, иген үстерү ысулларын яңарта.

Өй куяннары фермасы да ышанычлы кулларда — яшь зоотехник Илнур Әхмәтҗанов (фотода) үз эшендә падишаһ, куян үрчетү кәсебенең барлык нечкәлекләрен белә һәм безнең белән дә уртаклашты.

Яшь белгечнең шәһәр әгъваларыннан (соблазн) баш тартып, туган җирендә төпләнеп калуы аеруча мактауга лаек һәм башкаларга да үрнәк булып тора. Димәк, теләгән кеше авылда да үзенә лаеклы шөгыль таба ала.

— Өй куяннарын уңышлы үрчетү өчен нинди шартлар кирәк?

— Кролик назлы хайван. Аңа уңай шартлар тудырырга, иң мөһиме – аларны үтәли җилдән, дымлылыктан сакларга кирәк. Шулай ук ояларының чиста булуы да мөһим шартларның берсе. Чөнки пычрак, озак чистартылмаган ояларда төрле чирләр барлыкка килә. Шуның өчен без куян ояларын белизна яки хлор¬ка ярдәмендә чистартабыз.

— Бүгенгә фермада ничә кролик яши?



— Гомумән, 3000гә якын, шуларның 400 башы ана куян, аеруча “Ак великан” токымын һәм Калифорния кроликларын үрчетүгә өстенлек бирәбез. Бер ана баш 7дән алып 12гә кадәр токым бирә, 15әр, 19ар¬ны баллаган очраклар да бар практикамда.
— Яшь токым белән эш итү нечкәлекләре дә бардыр?

— Әлбәттә. Һәр эшнең үз кагыйдәләре, нечкәлекләре бар, хәзер генә туган куян токымы үзенә зур игътибар таләп итә. Рус әйтмешли, “за ними глаз да глаз”, яшь аналар балаларын ашатмаска да мөмкин. Андыйларны тиз арада ачыкларга, балаларын башка ана¬лар янына куярга кирәк.

Ә“начар” ананы «кара исемлеккә» теркибез. Бу очрак кабатланса, ул ана ку-янны иткә чалабыз. Бер ана куян дистәгә якын бала гына ашатырга сәләтле. Үрчем (приплод) күбрәк булса, без аларны башка ана яны¬на җибәрәбез.

Зур игътибарга ка-рамастан, зәгыйфь куян балалары үлә, тазалары гына кала. Бу үзенә карата бер табигый сайланыш була һәм токымны яхшырта.

Өй куяннары еш балларга сәләтле. Һәр ун ана башка бер ата куян то¬табыз. Алар күбесе яктан алынган, үзебезнекеләрне дә токымга кал¬дырабыз. Гомумән, фермада 25 ата куян яши.

— Сезнең фермада өй куяннары махсус ояларда яши икән.

— Без кроликларны селекционер И.Михайлов уйлап тапкан Шед системалы өйләрдә асрыйбыз. Бу оялар берничә бүлмәгә бүленгән һәм куяннар аларда билгеле вакыт кына яши. Мәсәлән, куян махсус бүлмәдә бала тудыра, 21 тәүлектән без аны башкасына күчерәбез. Шулай алар һәрвакыт әйләнештә.

— Бу катлаулы процессны ничек контрольдә тотасыз?

— Әйе, бу гади эш түгел, чөнки фермада 200 күп бүлмәле оя бар. Бу процессны тулаем компью¬тер контрольдә тота. Махсус программада барлык нечкәлекләр теркәлгән һәм ул минем бүгенгә беренче ярдәмчем булып тора. Куян үрчетүдә заманча технология кул-ланганчы авыр иде.

— Өй куяннарын ашату рационы нинди?

— Комбикорм һәм печән белән тукландырабыз. Азыкны махсус агрегат ярдәмендә үзебез җитештерәбез. Гранулалы ашлама составына бөртекле культуралар, сөяк оны (мясо-костная мука), тоз һәм башка бик күп компонентлар керә.

— Җитештергән продукцияне кая сатасыз?

— Мәскәүгә, Түбән Новгородка һәм башка регионнарга озатабыз. Үзебезнең махсус чалу цехы бар, шунда куян итен сатуга әзерлибез: чалабыз, эшкәртәбез, үлчибез, төрәбез һәм сатып алучыга озатабыз.

— Өй куянының ите файдалы мы?

— Кролик ите – диетик ит. Диабет һәм башка чир белән авырган кешегә дуңгыз яки башка хайван итен ашарга тыела, ә өй куяны итен ашарга рөхсәт ителә. Гомумән, кеше организмы өчен кролик ите файдалы, чөнки ул туклыклы матдәләргә бай һәм җиңел үзләштерелә, шуңа күрә аңа сорау да зур.

— Авылларда шәхси хуҗалыкларда өй куяннары үрчетүчеләр аз түгел, ләкин күбесе очракта алар зур уңышларга ирешә алмый. Моның сәбәбе, сезнеңчә, нәрсәдә?

— Минемчә, алар берничә кагыйдәне үтәми. Югарыда әйтелгәнчә, өй куяннары чисталыкны ярата, үтәли җилдән, дымлылыктан курка. Аларны дөрес ашату да зур роль уйный. Әиң мөһиме – түземлек һәм тәҗрибә кирәк.
— Җәй айларында кроликларга комфортлырактыр?

— Киресенчә, алар кыш айларында үзләрен әйбәтрәк хис итә. Әҗәен куяннарга эссе. Шуңа күрә без аларны еш кына коендырабыз.
— Шлангтан су сибәсезме?

— Юк, һәрбересен суга манабыз. Кышын, киресенчә, ояларын җылытабыз, ә балалый торган бүлмәләрендә электр җылыткыч ярдәмендә даими температура тотабыз.
— Кроликлар белән бәйле кызыклы яки чираттан тыш хәл булган бармы?

— Игътибарга лаек вакыйгалардан, бер куянның 21 бала тудырганын әйтеп үтәр идем. Бу, әлбәттә, гаҗәп һәм минем практикамда әлегә бердәнбер булган хәл.

— Илнур әфәнде, әңгәмәгез өчен рәхмәт, уңышлар сезгә.
Хаммят Файзуллин и Валерий Шанцев

Ринат СӨННӘТОВ.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.