Подписканы башладык

Туган як Сергач.Нижегородская область

Подпишись на татарскую газету Туган як.

Газета «Туган як»(«Родной край»)Сергач Нижегородская областная общественно-политическая газета. История,традиции и культура татар Нижегородской области. Известные нижегородские татары(нижгар татарлары).

Читать газету онлайн: https://shubino-video.ru/gazeta-tugan-yak/

Әлбәттә, беренче юллардан ук Сергач белән К.Октябрь районнарында агымдагы елның II яртысына иске бәяләр белән “Туган як”ка вакытыннан элек язылу мөмкинлеге барлы​гын искәртеп үтәсебез килә.
1 апрельдән төп подписка кам​паниясе башлану белән газета- журналларга язылу бәясенең үсүе ихтимал.
Шуны истә тотып, хөрмәтле милләттәшләребезне 15 февральдә Уразавыл элемтә бүлегенә,
ә 17сендә Яндавишча почтасына килеп, “Туган як”ка язы​лырга чакырабыз.
Газетабызны үз иткәннәр бүләксез калмаячак.



15 февральдә (18.00) өлкә Җәмигъ мәчетенең администра​тив бинасында “Татар яшьләре лидерлары мәктәбе”нең берен​че семинары үтәчәк.
РНКАТНОҗитәкчелеге 16-25 яшьлек актив позицияле милләттәшләребезне шушы чарага чакыра. Белешмә- ләр өчен тел.: 8 (920) 072 04 09.

2 мартта Петряксның мәдәният йортында (11.00 сәгатьтә) Нижгар татарларының региональ милли- мәдәни автономиясе (РНКАТ​НО) советы, Пильна районының “Нур” татар социаль-мәдәни үзәге һәм өлкә “Туган як” газетасы белән берлектә, җирле үзидарә һәм татар администрацияләре башлыкларының җирле эшмә- кәрләр катнашы белән I өлкә җыенын уздырачак.

Шул ук көнне 14.00 сәгатьтә Сафаҗай мәктәбендә РНКАТНОкаршында эшләп килгән крайны өйрәнүче татар клубының III утырышын уздыру да каралган.

Шушы клуб әгъзасы Хөсәин Мансур улы Ай​малетдиновтан (К.Октябрь райо​ны архитекторы) ишеткәнебезчә, ул бу чарага җитди әзерләнеп ба​рачак, безнең якларга караган ки​таплар күргәзмәсе дә оештыра​чак.

Нижгар татарлары тарихын өйрәнүгә багышланган бик күп хезмәтләр авторы, профессор һәм тарих фәннәре докторы Оль​га Николаевна Сенюткинаның да бу утырышта катнашуы көтелә.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)

10.02.2017
Олег ӘНДӘРҖАНОВ.



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.