Проведение ифтаров в селе Урга

Село Урга мечеть

В селе Урга Нижегородской области на протяжении всего священного месяца Рамадан, после вечернего намаза перед разговеньем (ифтар) многочисленной детворе раздавали сладости.

Ифтар – разговение, прерывание поста с наступлением заката (началом времени молитвы магриб).

Ифтар Пророка( мир ему и благословение Аллаха) состоял обычно из фиников и воды.
Он сказал: «Когда кто-нибудь из вас будет разговляться, пусть разговляется финиками, а если не найдет фиников, пусть разговляется водой, ибо поистине она очищает».
(Абу Дауд 2355, ат-Тирмизи 658, Ибн Маджах 1699. Достоверность хадиса подтвердили имамы Абу Хатим, ‘Абу Иса ат-Тирмизи, Ибн Хузайма, Ибн Хиббан, аль-Хаким, аз-Захаби.)

Динле Ыргу яшьләре.

Яшьләргә яшел ут дигәндәй, Ыргуның шәһәрдә яшәүче яшьләр берләшмәсе өченче ел рәттән туган авылларында бик күп игелекле эшләр башкарып килә, ае​руча изге Рамазан аенда.

Мәсәлән, җирле имам Нәим хәзрәт Бәдритдиновның хәер-фатыйхасы белән алар мәчет артында күмәк мәҗлесләр һәм дини укулар оештырыр өчен 100 кеше сыяр​лык корылма төзегәннәр һәм шунда 5 көн рәттән зур ифтарлар оештыралар, авылдашларының хөрмәтенә, ә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә өметләнеп, бик игелекле эш башкаралар.



Балаларның да күңелләрен күрергә тырышалар: Рамазан аенда мәчет картлары аларны һәр кич тәм- томнар белән сөендерсә, яшьләр бала- чагага “татлы мамык” бүләк итәләр. Быел мәчет каршына хәтта Рамазан ча​тыры да куйганнар. Шунда балалар сый​ланып, күңел ачалар, җылы аралашалар, дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыралар.

Шул ук яшьләр төркеменнән Ансар белән Надия Ыргу мәчете каршында дини укулар оештырганнар.19 июньнән башлап, дин сабакларын биредә ике төркем үзләштерә.

Өлкә Диния нәзарәтендә хезмәт итүче Расул Хәсәнов әйтүенчә, Ыргуның “Яшьләр җәмәгате” хак динебезне хөрмәт иткән 20 яшь милләттәшебезне берләштерә икән.

— Безнең арада зур бизнес белән шөгыльләнүчеләр юк, барысы да дияр​лек дәүләт структурасында һәм бүтән өлкәдә хезмәт итәләр. Шуңа да карама​стан, изге гамәлгә хәләл акчаларыбызны жәлләмибез. Ниһаять, менә шушы би​набызны рәтләп бетердек, 5 көн рәттән авыз ачтыру мәҗлесләрен оештыруны рәткә салдык. Азык-төлекне үзебез кай​гыртсак, ашка дип һәр көн ике сарыкны авылдашларыбыз бүләк итә, уңган остабикәләребез бәлешләрен, таба ашларын әзерләп китерә. Ифтарыбызның өченче һәм дүртенче көненә кайнар ашны “Идел” рестора​ны пешекчеләре Рафаил Сафин белән Наил Абдулхаев учакта бик тәмле итеп әзерләделәр.
ифтар в селе Урга

Беркемне дә аерым билгеләп үтәсебез килми, бөтен авылдашлар хәлләреннән килгән кадәр ярдәм итәргә тырыша. Дөрес, хөрмәтле имамыбыз Нәим хәзрәткә зур рәхмәт, безнең бөтен ини​циативаларны күтәреп ала, һәрьяклап ярдәм итә.

Менә бүген авылыбызны үз карамагында тоткан белка администра​циясе башлыгы Иван әфәндене дә кунак иттек. Алла боерса, киләсе Рамазан ай​ларында да бу эшне дәвам итәчәкбез, — диде әңгәмәдәшебез.

— Ыргу халкы белән сөйләшүе дә, эшләве дә рәхәт, туган авыллары файдасына башкарылачак эшләргә тиеннәрен санап тормыйлар. Шунысы аеруча куандыра: биредә шәһәрлеләр дә кече ватаннарын төзекләндерүгә бик теләп үз өлешләрен кертәләр, бергәләп бик матур сабантуй​лар уздырабыз, менә бүген авыл буйлап суүткәргечне яңартабыз.

Форсаттан файдаланып, “Туган як” газе​тасы аша барча теләүчеләрне 8 июльдә үтәчәк Ыргу сабан туена чакырам, ә Ыргу яшьләре берләшмәсенә милли һәм рухи традицияләрне саклап килгәннәре өчен олы рәхмәтләремне белдерәм, — диде Иван Бухалов.

Менә шулай биш ифтарның берсендә без дә кунак булдык, бәйрәм өлеше ал​дык, Ыргу яшьләренә сокланып кайттык. Авыл анда бүген шау-гөр килә: Ураза гаетен бәйрәмләп, хәзер сабантуйга әзерләнәләр, аннары Корбанга да күп калмый инде…



Олег ХӨСӘИНОВ.
Автор фотолары.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.