Уразавылда «Дуслык дәресе»

село Уразовка мероприятие Урок Дружбы

В Уразовке масштабное мероприятие «Урок дружбы».

Студенты нижегородских ВУЗов из Сирии, Ирака, Анголы и Зимбабве рассказали о своих странах, пели песни.
Также своим национальным песням и танцам обучали зрителей – детей из пришкольных оздоровительных лагерей.
Дети горячо приветствовали студентов-иностранцев,
с удовольствием участвовали в мастер-классах и дружно подпевали

Уразавыл мәдәният йортында “Дуслык дәресе” дип аталган гадәти булмаган чара узды.

Аны Ниж​гар татарлары конгрессы район администрациясенең мәгариф, спорт һәм яшьләр комитеты, мәдәният бүлеге һәм яшьләр па​латасы белән берлектә оештырдылар.

Гадәти булмаганы шунда – бу чарага Түбән Новгородның Лобачевский исемендәге дәүләт университеты һәм медицина академиясендә белем алучы чит ил студентлары килгән иде.

Алар белән очрашуга район мәктәпләре каршында эшләп килүче сәламәтләндерү-ял итү лагерьларына йөрүче балаларны китерделәр.

“Дуслык дәресе”н Уразавыл мәктәбенең тәрбия буенча дирек​тор урынбасары Гөлнара Садретдинова алып барды.
Чит ил ку​наклары килеп җиткәнче ул зал белән төрле уеннар уйнады, ба​лаларны җырлатты.
Ниһаять, көтеп алган кунаклар килеп җитте һәм Гөлнара аларны сәхнәгә чакырды.



Зимбабве иленнән килгән Тинаше Мазеро медицина академиясендә белем ала, Бенате Вьей​ра (Ангола), Альтувайни Ахмед (Иран) һәм Аллсөләйман Тяммам (Сирия) Лобачевский исемендәге университет студентлары.

село Уразовка Дуслык даресе

Милли кием кигән кызлар кунакларга чәк-чәк тәкъдим иттеләр. Россия гимны яңгыраганнан соң Кы​зыл Октябрь районы
җитәкчеләре Халит Сөләйманов белән Рафа​эль Ильясов, Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гаяр Хәсәнов, администрациянең
мәгариф, яшьләр һәм спорт комитеты җитәкчесе Әлфия Мөхәммәтҗанова барысын да җылы сәламләделәр.

Гаяр Абдрахманович студентлар​га Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды, шулай ук “Ел укучысы-2017” конкурсында кат​нашучы һәм җиңүче укучыларны, хезмәт ветераны, Уразавыл мәктәбе укытучысы Бибинур Измайлованы конгресс исеменнән бүләкләде.

Ә Рафаэль Нәбиуллович, үз чира​тында, Гаяр әфәндегә һәм адми​нистрация хезмәткәре Гөлнара Абдуллинага район администра​циясе исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.

Аннары чит ил кунаклары үзләренең туган илләре турын​да сөйләделәр, мәдәниятләре, гореф-гадәтләре белән бераз та​ныштырдылар.

Тинаше белән Бе​нате үзләренең халык биюләрен башкардылар, балаларны да сәхнәгә чакырып, кайбер бию элементларын күрсәттеләр һәм бергәләп биеделәр. Ахмед белән Тяммам искиткеч матур итеп гарәп җырын башкардылар, Ахмед ял​гыз да җырлады.

Иң мөһиме – бе​ренче минутлардан ук зал белән тыгыз контакт урнашты, балалар студентларның чыгышларын зур кызыксыну белән тыңладылар, бик теләп бергәләп җырладылар, биеделәр, Тинаше белән аларча исәнләшергә өйрәнделәр, кыскасы, зур активлык күрсәттеләр.

Якын​ча бер генә сәгатькә исәпләнгән чара ике сәгать ярымга сузылды, балаларның бер генә дә китәсе килмәде. Барысы да Нижгар татар​лары конгрессына шундый кызыклы һәм кирәкле чара оештырган өчен зур рәхмәт белдерде.

Ахырда чит ил кунаклары район җитәкчеләре, балалар белән бергәләп бөек як​ташларыбыз Рәшит Ваһапов һәм Хайдәр Бигичев һәйкәлләре янын​да истәлеккә фотога төштеләр.

“Дуслык дәресе”н оештыруда зур ярдәм күрсәткән тагы да бер сту​дентны билгеләп үтәсе килә — ул медицина академиясенең соңгы курс студенты, уразавыллы Илнур Абдуллин.

Нәкъ Илнур бу студент​лар белән элемтәгә кереп, аларны Уразавылга китерде, кунаклар да, үз чиратларында, милли районга кылган сәяхәтләреннән, балалар белән аралашудан бик канәгать булуларын белдереп, кунакчыл хуҗаларга рәхмәтләрен әйттеләр.

Кызыл Октябрь районында күптөрле милләтләр үзара дус-тату яши һәм “Дуслык дәресе”нең нәкъ биредә узуы да символик характер йөртә.

Җир йөзендә меңләгән милләт халкы яшәсә дә, безнең өебез бер – Җир шары һәм шул гомуми өебездә һәрчак дуслык хөкем сөрсен иде.

Бу зур тәрбияви чараны оеш​тыручыларга, шул исәптән район мәдәният йорты хезмәткәре, тавыш режиссеры Илдус Харрясовка да тагы бер тапкыр рәхмәт, бу очрашу соңгысы булмас дигән өметтә кала​быз.


Наилә ЖИҺАНШИНА.
Автор фотолары.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.