Районнарда һәм Авылларда 03.03.2017

Районнарда һәм Авылларда 03.03.2017

Новости в Татарских сёлах Нижегородской области

Актуково, Анда, Андреевка, Антяровка, Базлово, Большое Рыбушкино, Грибаново, Ендовищи, Ишеево, Кадомка, Камкино, Карга, Ключищи, Кочко-Пожарки, Красная Горка, Красный Остров, Ишеево, Малое Рыбушкино, Медяна, Ново-Мочалей, Овечий Овраг, Петряксы, Пица, Пошатово, Семеновка, Старо-Мочалей, Татарское Маклаково, Трехозерки, Тукай, Уразовка, Урга, Чембилей, Шубино.

Татары Нижегородской области или мишаре — тюркский народ, проживающий компактными группами в Припьянье.

Бозлау админи­страциясе башлыгы Али Аймасов үз карамагында булган авыллар­дагы сабантуйлар-2017 графигы белән таныштыра.
Милли бәйрәмебез 7 июльдә Ишавылда, 8 июльдә Бозлауда,9 июльдә Тукайда үтәчәк.

Шулай ук моңа кадәр билгеләнгәннәре турында тагын бер тапкыр искәртеп үтәбез:
1 июль — Уразавылда, 1, 2 июль – Камкада, 8 июль — Сафаҗайда, 15 июль — Актукта.

Кызыл Октябрь районында Пашат белән Семочки арасын­дагы шәһитләр каберлегендә Хәтер көне быел июньнең өченче шимбәсендә үткәреләчәк.

Сергач районы Мөтеравылда клуб һәм китапханә хезмәткәрләре Ватанны яклаучы­лар көненә багышлап, спорт бәйрәме оештырганнар.



Сафаҗай мәктәбе каршында эшләүче көрәш секциясе командасы директор Рамил Мусин җитәкчелегендә Мәскәүнең 1186 номерлы этно-компонентлы мәктәбендә Муса Җәлилнең ту­ган көненә багышланган милли көрәш буенча регионара чем­пионатта уңышлы катнашып кайткан.

Сечен районы администрациясендә 24 мартта 11.00 сәгатьтән алып 13.00 сәгатькә кадәр халыкны өлкә баш­карма хакимияте органнары белгечләре кабул итәр. Язылыр өчен 8 (831) 439-04-98, 430-96-39 номерлары буенча шалтыра­тырга кирәк.

Кызьмавылда урнашкан “нур аль-Ильм” районара дини уку йортында, чираттагы сессия им­тиханнары тәмамланганнан соң, яңадан укулар башланган.

село Кузьминка.Нижегородская область
село Кузьминка(Кызым авылы)

Сафаҗай мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Зарипова Пильнада узган “ел укытучысы” конкур­сында катнашып, икенче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнгән.

Бозлау клубы базасында уздырылган Ватанны яклау­чылар көненә багышланган Сәламәтлек көнендә берничә дистәгә якын кеше чаңгыга баскан. ә моңа кадәр, 22 февральдә, бөек шагыйрь Муса Җәлилнең истәлегенә багыш­ланган хәтер кичәсе оештырыл­ган.

Тукай клубында бер төркем авыл ир-атларын чәй табыны артына җыеп, бәйрәм белән кот­лаганнар, бүләкләр тапшырган­нар. Бу эштә, гадәттәгечә, җирле фермерлар булышкан.

Яңа Мочали мәктәбенең спортзалында Ватанны яклау­чылар көнендә балалар, авыл яшьләре һәм ветераннар волей­бол уйнаганнар.

Сафаҗай хоккей команда­сы Сечен районының ачык чемпионатын өченче урында тәмамлаган.

Петрякс администрациясе башлыгы Ансар Садретдинов белдерүенчә, ачык һавада Мак­сут Лаценов истәлегенә хоккей турниры үткәрү мөмкинлеге бул­маганга күрә, аны Сергач яисә Сечен ФСКсында уздыру күздә тотыла.

Кече Рбишча егете илдус Харрәсов белдерүенчә, Зур Рбишча клубының бер бүл-мәсендә 9 мартта үзешчәннәр Мирсат дианов, Рамис абдул­каюмов һәм илдус үзе Хатын-кызлар бәйрәменә багышлап, концерт куярга ниятләнәләр. Ул 15.00 сәгатьтә башланачак.

Шөбиле медпунктына “Оргкомитет-2017” әгъзалары өстәмә медицина җиһазлары һәм мебель кайгыртканнар.

Атяравыл СПКсының иници­атив төркем әгъзалары 25 март­та җирле клубта җыен үткәрергә планлаштыра.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)

03.03.2017
Илнар ТОКТАРОВ әзерләде.



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.