Финляндия татарлары.Татарская община в Финляндии

Мечеть Хельсинки
В Финляндии первая татарская мусульманская община была основана в 1830 году. Заметный приток татар отмечается в 1870-е гг. Это были в основном выходцы из Сергачского уезда Нижегородской области, так называемые татары мишари.

Финляндия татарларының бабалары чыгышлары буенча Нижгар губернасының Сергач өязеннән булган сәүдәгәрләр булалар. Алар 1870 белән 1920 еллар арасында Финляндиядә төрле сәяси сәбәпләр аркасында төпләнеп калалар.

Фин җирендә яшәүче якташларыбызның тормышында зур вакыйга булды. Моннан 90 ел элек барлыкка килгән оешма үзенең юбилеен билгеләп үтте. туксан ел эчендә мәхәллә нинди генә көннәр күрмәгән, ни генә кичермәгән, ләкин якташларыбыз тарихи туган җиреннән еракта яшәсәләр дә, туган телне, изге динне һәм гореф-гадәтләрне югалтмаганнар. бүгенге көндә дә инде бишенче буын үз кемлеген саклап килә.

Оешманың тарихы бай һәм ул һәрбер милләттәшебезгә кыйммәтле. Шуның өчен алар шимбә көн 7 февральда
мәхәлләнең олы тантанасын үткәрер өчен бәйрәм чараларына җыелдылар.

Бәйрәм Хельсинки мәркәзендә урынлашкан татарларның зияратында мәрхүмнәрне яд итү белән башланды.

Мәхәллә имамы 90 ел эчендә мәңгелеккә күчкән милләттәшләребез, аеруча мәхәлләне оештырып, аның эшчәнлегенә зур өлеш керткән милләттәшләребезнең рухына догалар кылдылар.



Борынгы мәкальдә «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрең каберен бел» дип тикмәгә генә әйтел ми.
Бәйрәм чаралары икенде намазы укып дәвам ителде.

Дини вазыйфалар үтәлгәч, бәйрәмнең тантаналы өлеше бәйрәм залында башланды.

Мәхәллә рәисе бәйрәм чыгышы белән халыкка мɵрәҗәгать итте.
Татарская мусульманская община Хельсинки(Финляндия)

Ул чит илдә азчылык булып яшәгәндә мәхәлләнең кыйммәтен белү, дингә һәм ана теленә хөрмәт
күрсәтү турында сөйләде.
«Киләчәктә сез, яшьләр, һәммәсенә хуҗа булып калачаксыз.
Кайчакта күңелемә шик төшеп куя. Сез бу матди вә мәгънәви барлыкларның кадерен белерсезме?

Сезгә бабаларыбыздан калдырылган рухи көчне яшәтеп, дәвам итеп мөкәммәл рәвештә үз балачагаларыгызга тапшыра алалырсызмы?

Мин сезгә, яшьләргә, ышанам! Сез безнең эшләрне лаеклы дәвам итәрсез, ләк ин мин сездән үтенер идем, әле бу көнге фикерләр турында җитди уйлагыз!

Халкыбызның дини вазыйфаларын олы тәҗрибәләрен үзегезгә нык кына сеңдерү турында уйланыгыз!»
— дип тәмам лады сүзен Атик әфәнде.

Әлбәттә, бәйрәм күңел ачмыйча үтмәде. Яшь кызлар төркеме халкыбызның матур җырларын Бату Алкара
гитарасы моңына кушылып җырладылар.

Финляндия татарларының легендар җанлы музыка төркеме «Башкарма» бу бәйрәм өчен махсус җыелып
халкыбыз яраткан көйләрне уйнадылар.

Бәйрәм уңаеннан мәхәлләне төрле шәһәрләрдә яшәүче милләттәшләребез тәбрик ләде.
Тампере, Турку һәм Раума шәһәрләреннән тәбрикләр яңгырады.

Тампере татарлары мәхәлләсе рәисе Вахит Вафин «Татарлар киләчәктә дә Фин җирендә татулыкта яшәп, әби-бабайларның юлын дәвам итәргә тиеш», — дип белдерде.

Милләтебез тормышында горефгадәтләребезнең мөһимлеге турында мәхәллә имамы Рамил хәзрәт дини чыгышында сөйләде.

имам Рамиль хазрат Беляев
Бәйрәм азагында Финляндия ислам җәмәгате эшчәнлегенә зур ярдәм күрсәткән, күп еллар оешманың башкармасында хезмәт иткән милләттәшләребезне мәхәллә мактаулы фәхри агъзә исеме белән бүләкләде. Татар кешесенең язмышы бик бормалы.
Кайбер милләттәшебез туган үскән җирендә көн күрә, кайбере ризык эзләп зур шәһәрләргә китеп бара, ә кайберләрен язмыш чит илләргә алып китә.

Милләттәшләребез кайда гына яшәмәсен, тарихи ватанга, матур ана телебезгә, изге динебезгә мәхәббәт сүнмәс төсле.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)

имам мечети в Хельсинки Рамил хазрат Беляев



Закладка Постоянная ссылка.
Звёзд: 1Звёзд: 2Звёзд: 3Звёзд: 4Звёзд: 5 (21 оценок, среднее: 5,00 из 5)
Загрузка...
Просмотры,караулар 812 просмотров

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.