Мочалида сабан туе 7 июльдә булыр

Рафаил АЙНУЛЛИН глава администрации с.Мочалей

2018 елда беренче сәфәребезне Яңа һәм Иске Мочали авылларына кылдык. Җирле администрация бинасында безне глава Рафаил АЙНУЛЛИН җылы каршы алды һәм аның карамагында булган авыллар тормышы белән таныштырды.

Әйе, Пильна районы татарлары гасырлар буе терлек асрап көн күрә. Мочалилылар да терлекчелеккә тугры калган. Бу авылларда СПКлар, фермерлар да, шәхси хуҗалыклар да аз түгел.

— Аеруча шәхси хуҗалыклар күп бездә. Алар сыер асрап, сөт җитештерә, үгезләрне иткә чала, ат үрчетеп казы тутыра. Сөтне халыктан җирле эшмәкәр Надир Вахитов җыя, ә җитештергән итле продукцияне шәхси хуҗалыклар Мәскәүгә ташый. Башкалада итне реализацияләүгә туганнары ярдәм итә, моны озак еллар буе сакланып килгән традиция дип тә әйтергә була, — ди Рафаил әфәнде.

Бу авыллар, аеруча Иске Мочали, сулыкта урнашкан, шуңа күрәдер анда каз-үрдәк күп үрчетәләр.

— Мочали халкы һәрвакытта мөгезле эре туар һәм кош-корт асрады. Бүген дә бездә бу шөгыль киң таралган, чөнки күбесе гаиләләр өчен терлекчелек төп яшәү чыганагы булып тора. Социаль учреждениеләр һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре халыкны эш белән тулы күләмдә тәэмин итә алмый. Яшьләрнең шәһәргә китүләренең төп сәбәбе дә шулдыр.

Әйтергә кирәк, соңгы вакытта авыл хуҗалыгында берникадәр стабильлек күренә. Якын киләчәктә аграр юнәлештә хезмәт хакы да, эш урыннары да артыр, ә иң мөһиме – бу кәсепнең абруе үсәр дип ышанасы килә. Моңа регион хакимиятендәге яңарыш та ышаныч өсти. Авылларны төзекләндерү мөмкинлекләре дә киңәер дип уйлыйм. Быел, мәсәлән, безнең администрация юллар төзекләндерергә юнәлтелгән зур проектны тормышка ашырачак. Трассадан авылга керә торган ике юлга да капиталь ремонт ясалыр. Проектны финанслау өлкә хакимияте тарафыннан расланды инде, — ди глава.

Мәктәп һәм балалар бакчасы булмаса да, бу авылларда медпункт, янгын депосы, почта, клуб һәм башка кирәкле социаль объектлар эшли.

— Узган елның октябрь аеннан башлап, Яңа Мочалида халыкны социаль яклау бүлеге дә эшли башлады. Бу елга юллар төзекләндерү һәм башка эшләр белән бергә мәдәният йортларын ремонтларга да җыенабыз. Аз булса да яшьләр авылда кала, туйлар да була, димәк, балалар да туар.

Авыл администрациясе бюджеты сай, шуңа күрә күбесе проектларны спонсорлар ярдәме белән тормышка ашырабыз. Шатлыгыбызга алар һәрчак булышырга әзер, рәхмәт үзләренә. Күп санлы спонсорлардан Әнәс Фазлуллинны, Кәримулла Насретдиновны, Таһир Аймалетдиновны, Фаил Диановны, Ваиз Сәбитовны һәм Надир Вахитовны билгеләп үтәр идем. Спонсорлар 7 июльдә Мочалида үтәчәк Пильна районы сабан туен оештырырга да булышырлар, Алла боерса, — диде авыл башлыгы.

“Авылның киләчәге бармы?” — дигән сорауга Рафаил әфәнде болай диде: “Бар, ләкин авылларны саклап калуда халык һәм җирле түрәләрнең тырышлыгы белән бергә федераль үзәкнең авылга карата игътибарын җәлеп итәргә, аңа кичектерми ярдәм кулы сузарга кирәклеген исбатларга тырышыйк. Шул очракта авылларга ярдәм чаралары тагы да артыр дип ышанам”.

Менә бусы дөрес.

Хайруллиннар хуҗалыгы

Яңа Мочалида яшәүче Хайруллиннар гаиләсе шәхси хуҗалыкларында терлек асрап көн күрә. Алар җитештергән казы һәм башка итле продукциянең югары сыйфаты безнең төбәктә генә түгел, Мәскәү, Казан якларында да билгеле. Ир кешегә 70 төрле һөнәр дә аз, диләр. Бу әйтем нәкъ язма геройлары турында, чөнки гаилә башлыгы Вәлит тә, аның улы Рөстәм дә бик уңганнар – йортларында булган барлык корылмалар диярлек аларның “алтын куллары” җимеше. Хайруллиннар төзүче дә, терлекче дә, механизатор да, бакчачы да, менеджер да… Әйе, бүгенге заман аграр белгечләрдән югары квалификацияле булуларын таләп итә. Вәлит әфәнде гомере буе җирле авыл хуҗалыгында тәҗрибә туплаган механизатор, Рөстәмне дә яшьтән үк бу һөнәр белән таныштыра. Терлекчелек нечкәлекләрен дә егет яшьтән үк үзләштерә башлый. Хәрби бурычын Мәскәү өлкәсендәге элемтә гаскәрләрендә үтәп кайткач, Пильна агропромышленность техникумында менеджмент буенча белем ала. Әлбәттә, сату-алу эшендә һәм, гомумән, бүгенге базар экономикасы шартларында Рөстәмнең махсус белеме бик урынлы.

— Без шәхси хуҗалыгыбызда дистәдән артык ат, шул ук күләмдә диярлек бозау, 40ка якын каз-үрдәк, 15 баштан артык сарык асрыйбыз. Җитештергән итне күбесе очракта Мәскәүгә илтеп сатабыз, ә казыны башкаладан гайре Казанга да юл-лыйбыз. Җиңел машинадан башка, хуҗалыгыбызда йөк автомобиле, МТЗ-82 тракторы, иген комбайны һәм аграр эшчәнлегебездә кирәк булган барлык тагылма агрегатлар кайгыртылган. Шәхси милкебездә 60 гектар җиребез бар, шунда фуражга иген, печән үстерәбез, артыгын сатабыз, — ди Рөстәм.

Озакламый Хайруллинар гаиләсе тагы да зураер, чөнки Рөстәм күрше авыл кызы Румия белән гаилә корырга җыена. Иң мөһиме — яшьләр язмышларын авыл белән бәйләргә карар кылган.

— Планнарыбыз зур, Алла ярдәме белән хуҗалыгыбызны киңәйтербез. Туган авылыңда эшләп, лаеклы яшәргә барлык мөмкинлекләр бар бүген, иң мөһиме – тырышырга гына кирәк, — ди Рөстәм.

Яхшы эшкә Аллаһы Тәгалә җиңеллеген бирә. Яшьләргә ак юллар, ә Хайруллиннар хуҗалыгына үсеш теләп калабыз.

Биляловлар КФХсы

Мочалида эшчәнлек алып баручы крестьян-фермерчылык хуҗалыкларыннан авыл башлыгы Рафаил Айнуллин тагын Биляловлар КФХсын билгеләп үтте. — Биляловлар гаиләләре белән тырышып эшлиләр, бер кешегә эш урыны да булдырдылар. Узган елда хуҗалыкларын үстерүгә өч миллион сумлык грант оттылар. Шул акчага терлек санын арттырдылар, — ди глава. — Без совет чорында да туар күп асрадык, ә бүген терлекчелек төп шөгылебезгә әверелде. Башта шәхси хуҗалыгыбыз бар иде, берничә ел элек улым Рәхим КФХ оештырды, элекке колхоз карамагында булган терлек каралтысы сатып алдык, аны төзекләндердек, хәзер шунда 120 баш мөгезле эре туар асрыйбыз. Шул исәптән 80 баш сыер тәүлеккә 200 литр сөт бирә. Продукцияне Чувашиядән килеп алалар. Туарларга бай рационлы азык ашатырга тырышабыз. 50 гектар җирдә фуражга иген, люцерна үстерәбез, ә сусыл азыкны сатып алырга туры килә. Җир эшкәртер өчен барлык кирәкле техника һәм тагылма агрегатлар бар.

Лизингка яңа тәгәрмәчле трактор алырга җыенабыз. Проблемалар да юк түгел, терлек каралтысына электр энергиясен җибәрү эшләрен тәмамлаганыбыз юк бүгенгә. Күптөрле кәгазь әзерләү үзенә ва-кыт һәм шактый көч куюны таләп итә, — ди гаилә башлыгы Рәшит әфәнде.

19.01.2018
Ринат ТИМЕРШИН.

Закладка Постоянная ссылка.
Звёзд: 1Звёзд: 2Звёзд: 3Звёзд: 4Звёзд: 5 (8 оценок, среднее: 5,00 из 5)
Загрузка...
Просмотры,караулар 531 просмотров