Көрәш батыры

борец на поясах Эмиль Не​заметди​нов

Кече Рбишчаның өметле яшь көрәшчесе Эмиль Не​заметди​нов инде берничә ел үзенең уңыш-лары белән сөендереп килә.

2014 ел ахырында Казанда булып үткән билбаулар белән көрәш буенча яшүсмерләр арасында дөнья чемпионы исемен яулаган иде,
аннары илебезнең төрле төбәкләрендә уздырылган дәрәҗәле ярышларда да гел призлы урыннарны гына алды.

Ә менә 18 майда узган Мәскәү чемпионатында ул инде 82 кило​граммга кадәр үлчәүдә ирекле стильдә билбаулар белән көрәш буенча җиңүгә ирешеп, кабат үзен күрсәтте.

Димәк, остазы, дөнья чемпионы Ханнән Мусин эзләре буйлап, яшь батырыбызның югары үрләрне яулавына зур ышаныч бар.

26.05.2017
Ришат РАМАЗАНОВ.

Похожие записи:
Закладка Постоянная ссылка.
Звёзд: 1Звёзд: 2Звёзд: 3Звёзд: 4Звёзд: 5 (7 оценок, Рейтинг: 5,00 из 5)
Загрузка...
Просмотры,караулар 488 просмотров