История татарских сёл Нижегородской области

Активисты Нижегородских татар

Среди татар широко развивается краеведение, изучение истории татарских деревень в стране ведут 103 сообщества.
Исполком Всемирного конгресса татар совместно с обществом краеведов Республики Татарстан и Советом краеведов Республики Татарстан провел в Казани II всероссийский сход татарских сел и регионов.

Было собрано около 400 краеведов и историков из 35 регионов России,43 районов Татарстана.
Нижегородский регион представляла делегация членов клуба краеведов при областной национально — культурной автономии татар.

Авыллар – безнең тарих.

3-4 апрель көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Татарстан Республикасының төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте һәм Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр советы белән берлектә мәркәзебез Казанда II Бөтенроссия татар авылларының һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыенын үткәрде.

Россиянең 35 регионыннан,Татарстанның 43 районыннан 400гә якын тарихны һәм крайны өйрәнүче җыелган иде.

Түбән Новгород төбәгеннән өлкә татарлары милли- мәдәни автономиясе каршындагы крайны өйрәнүчеләр клубы әгъзаларыннан торган делегация — Пильна районыннан Мирзәхләм Абдулганиев белән Әлфия Аймалетдинова, Кызыл Октябрь районыннан Хөсәин Айма- летдинов белән Әлфия Мөхәммәтҗанова һәм Түбән Новгородтан автономия активисты Сания Албутова катнаштылар (фотода).

Барлык кунакларны өч йолдызлы “Татарстан” кунакханәсенә урнаштырдылар, аларга алдан ук җыенның резолюция проекты тәкъдим ителде, ә чаралар Казанның милли-мәдәни үзәгендә узды, делегатларны ике көн дәвамында махсус автобуслар озатып йөрде.

Беренче булып Казанның 1000 еллыгына багышланган музей белән таныштык. Ул чынбарлыкта, Татарстан башкаласының иң кыйммәтле хәзинәсе. Аның экспонатлары, экспозицияләре өч залга җәелгән һәм барысы белән дә якынрак танышыр өчен алдан каралган бер сәгать түгел, бер тәүлек тә җитмәс иде.

Үзәкнең күргәзмәләр залында Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар авыллары тарихына һәм Татарстан Республикасының архив эшләренә багышланган китаплар күргәзмәсе эшләде. Беренчесендә меңгә якын китап арасында танылган нижгар тарихчылары Сәяр Сабиров, Алимҗан Орлов, Әнвәр Камалетдинов һәм башкаларның хезмәтләрен дә очраттык.

Шул ук вакытта 200гә якын делегат “Тарихи-мәдәни мирасны, төбәкләр тарихын өйрәнүдә һәм барлауда галимнәрнең, тарих өйрәнүчеләрнең һәм җәмәгать эшлеклеләренең роле” дигән темага түгәрәк өстәл эшендә катнашты.

Иң беренче, делегатларны Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров сәламләде. — Узган гасырның 90 нчы елларында барлыкка килгән татар халкының яңа тарихында бик күп эшләр башкарылды, халкыбызның көче-куәте артты. Соңгы елларда төбәкчеләр тарихыбызны өйрәнүдә алга китте, аларны халкыбызга җиткерде.

Без тарихыбызны югалтмау өчен ниләр эшләргә кирәклеге турында уйларга тиешбез.

Нижгар татар авыллары, Аллага шөкер, шактый. Аларның күбесенең тарихы билгеле.
Шулай да милләтебезнең әле өйрәнмәгән катламнары җитәрлек. Иранда урнашкан татар авыллары өйрәнелмәгән, башка илләрдә урнашканнарның тарихын өйрәнәсе бар.

Безгә һәр авылның тарихын өйрәнергә, белергә кирәк. Үз нәсел җепләрен белгән буын тәрбияләргә кирәк, — дип ассызыклады Ринат Зиннур улы үзенең чыгышында. Түгәрәк өстәл эшен “Татарстанның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте” иҗтимагый оешмасы рәисе Альберт Борһанов алып барды.

Чыгыш ясарга 70кә якын кеше теләк белдергән, ләкин дүрт сәгать дәвам иткән утырышта барысы да сөйли алмады. Җыен алдыннан Конгресс ярдәме белән 500 экземпляр “Туган җир” дип аталган төбәк тарихы буенча журнал дөнья күргән һәм ул үз эченә төрле регионнардагы авторларның тарихи очеркларын алган.

Аның баш мөхәррире, Гомумтатар төбәк тари- хын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе урынбасары Дамир Исхаков төбәк тарихын өйрәнгәндә яңа төр чыганаклар куллану турында сөйләп үтте.

Аның сүзләренчә, авылларны аерым түгел, ә бергә өйрәнергә кирәк, чөнки күп очракта аларның тарихлары бәйле була. Журналны чыгару киләчәктә дәвам итәр һәм шуңа күрә бөтен теләүчеләргә техник таләпләрне үтәп, үз материалларын юлларга тәкъдим ясады.

Тагын берничә кызыклы чыгышка тукталып үтик. Физика-математика фәннәре кандидаты Фәрит Сәлимов “Татар авылларының электрон атласы” проектының тормышка ашырылганы турында хәбәр итте.

Заманча мөмкинлекләрне бу тармакта куллану, һичшиксез, алга зур адым. Димәк, тарихи мәгълүматлар әле кәгазьдә генә түгел, электрон вариантта да сакланыр һәм алар белән эш итү җиңелрәк булыр, әлбәттә.

Авылларның элеккесе белән татар галимнәре генә түгел, руслар да кызыксына. Ярославль өлкәсеннән килгән профессор Валентина Черновская ул чордагы Романово татарлары тормышын өйрәнгән.

Аның әйтүенчә, Ярославльдә беренче мәчетне чыгышы белән Атяравылдан булган Махмуд Юсипов төзегән.

“ТНВ” телеканалындагы “Манзара” тапшыруын алып баручы журналист Илдар Кыямов төбәк тарихын язу белән дә шөгыльләнә, 2017 ел ахырында аның туган авылына багышланган 720 битле “Кара Чишмә карьясы” басмасы дөнья күргән.

Ул иҗади хезмәтен әзерләгәндә мәгълүмат җыю, фактларны тикшерү, аларны системага салу турында сөйләде.

Гомуми алганда, тарих тармагында яңарышлар, казанышлар, аның үсешендәге проблемаларга багышлап күп мәгълүмат бирелде.



Булганнарның гына түгел, юкка чыккан авылларны да онытып куймаска, аларны да барларга кирәк дигән фикерләр яңгырады.
Түгәрәк өстәл эшендә төрле җәмәгать эшлеклеләре, мәктәп укытучылары, эшмәкәрләр, дин әһелләре дә сүз тотты.

Төп темадан тыш, татар авылларның киләчәгенә, бала тәрбияләүгә, гаилә мәсьәләсенә, рухи тормышка багышланган чыгышлар да булды.
Бер үк вакытта Казанның 1000 еллыгы музеенда “Татар бистәләрен саклап калу һәм үстерү” дигән темага багышланган сессия узды.
Анда Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин һәм аның урынбасары Айрат Фәйзрахманов җитәкчелек иттеләр. Төрле регионнардан килгән катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, шулай ук Бөтендөнья Татар яшьләре форумы тарафыннан гамәлгә куелган яңа татар бистәсен өйрәнү буенча “Бистә 2.0” проекты презентацияләнде.

Җыенның беренче көне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Башкортстан Республикасының «Туган тел» татар җыры яшь башкаручылар бәйгесендә төрле елларда җиңүчеләрнең гала- концерты белән тәмамланды.

Ахырда “Туган тел” бәйгесен башлап җибәрүче, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле, композитор Алик Локманов кыскача аның оешу тарихы хакында сөйләп үтте. Ринат Закиров үз чыгышында Башкортстан җырчыларына Рәхмәт хатлары белән истәлекле бүләкләр тапшырды.

ҖЫЕННЫҢ икенче көне “Казан” милли-мәдәни үзәгендә пленар утырыш белән башланды.

Татары Нижегородской области в Казани

Анда Татарстан республикасы Президенты Аппараты хезмәткәрләре, хөкүмәт әгъзалары, Дәүләт Советы депутатлары, җәмәгать эшлеклеләре, дин әһелләре, татар милләтенең зыялылары катнашты. Ринат Закиров ассызыклаганча, җыенга Иркутск, Красноярск, Новосибирск, Омск, Әстерхан, Кырым өлкәләреннән килгәннәр.
Казань татары нижегородской области
Татарстаннан соң, 30 кешелек иң зур делегация Башкортстан Республикасыннан иде. Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова сәламләү сүзендә милләт өчен үз тарихын белүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

Биредә моның белән укытучылар, музей хезмәткәрләре, һәвәскәр тарихчылар шөгыльләнә, ә республика хөкүмәте аларга нык ярдәм күрсәтә икән. “Туган җир” журналының баш мөхәррире Дамир Исхаков үз чы- гышында татар авыллары тарихы буенча дәүләт программасы булдыру кирәк дип белдерде. Шулай ук төрле регионнарның күренекле шәхесләре докладлар белән чыкты һәм үзләрендә булган уңай тәҗрибә белән уртаклашты.

Ахырда Татарстан Президенты һәм Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан крайны өйрәнүгә шактый өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле медальләр тапшырылды.

Төштән соң архивлар белән эшләү буенча методик семинар булып үтте. “Гасырлар авазы” журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлназ Латыйпова Татарстанның архив хезмәте турында сөйләде.

Аның фондында якынча 6 млн документ саклана, 2017 елда үз информацион хезмәте оешкан. Гөлназ ханым безнең якларда зур кызыксыну тапкан метрик кенәгәләренә тукталып үтте, аларны ничек дөрес туплау тәртибе буенча киңәшләр бирде. Делегатлар өчен Казанның истәлекле урыннарына экскурсия оештырылды.

Алар Казан Кремле, Габдулла Тукай йорты, “Кол-Шәриф”, “Нурлат” мәчетләре, Үзәк базар, Казанның «Миллениум» паркы, Татарстан хөкүмәте бинасы буйлап уздылар. Кабан күле тирәсендә тукталыш ясап, аның күп гасырлык тарихы, татар бистәсе белән якыннан таныштылар, Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге мәчетне кереп карадылар, җәяүләп Каюм Насыйри, Фатих Кәрим, Марсель Салимҗанов, Туфан Миңнуллин урамнары буйлап, Галиәскәр Камал һәм Европадагы иң зурларның берсе булган Курчак театры яныннан үттеләр.

Җыен милли-мәдәни үзәктә Пермь крае Барда районы һәвәскәрләренең “Безнең милли- мәдәни мирасыбыз” концерты белән тәмамланды. Барда районы татар җәмәгатьчелегенә күп кенә үзенчәлекле шәхесләр биргән, иң хөрмәтлесе һәм танылганнарының берсе — шагыйрь һәм милләтпәрвәр сәясәтче, фольклорчы галим Рәшит Ягъфәров.

Җыр-моң яратучыларга яхшы таныш булган, татар эстрадасы җырчысы, Татарстанның атказанган артисты, “Алтын Барс” премиясе лауреаты Гүзәл Уразова да нәкъ шул якларда туган икән. Бардалыларның чыгышында төрле буын вәкилләре катнашуы, аеруча балалар һәм яшьләр күп булуы сокландырды.

Алар матур милли костюмнардан чыгыш ясап, Пермь крае татарларының мәдәни традицияләрен күрсәттеләр. Ахырда Барда районы башлыгы Сергей Ибраев Татарстан Президентына һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенә һәрдаим күрсәтелгән ярдәмнәре өчен зур рәхмәтләрен җиткерде.

Конгресс рәисе, үз чиратында, җыенга ямь өстәп килгән һәвәскәрләргә рәхмәт белдерде, истәлекле бүләкләр тапшырды. Безнең өлкә тарихчылары да җыен эшендә актив булдылар. Делегация җитәкчесе Мирзәхләм Абдулганиев бу чараларда беренче мәртәбе катнашмый. “Җыен мәйданында башка регионнар белән элемтә урнаштыру кулай”, — ди ул.

Мирзәхләм әфәнде туган авылы Мочали тарихын барлау өстендә зур эш алып бара. Россия буйлап җиде Мочали авылы табылган һәм ул барысы белән дә тыгыз мөнәсәбәтләрдә тора. Берничә ел элек сабантуйга Татарстан Мочалисы вәкилләре килгән булган, аннары, үз чиратларында, нижгарлыларны кунакка чакырганнар.

Бу юлы Мирзәхләм Гаяровичны Башкортстанда элекке чорны хәтерләткән этно авыл төзү кызыксындырды.

Бу тарихны барлау гына түгел, ә туризм тармагының үзенә күрә бер юнәлешен үстерү. Атяравылдан Хөсәин Аймалетдинов танылган тарихчылар Дамир Исхаков, Альберт Борһанов, Валентина Черновская, Мордовиядән Ирек Биккинин, Казан филология университеты профессоры Иршат Гафаров һәм башка төбәк тарихчылары белән очрашты, аларны мишәрләрнең барлыкка килүе белән таныштырды.

Хөсәен Мансуровичның максаты – безнең өлкәгә археологик экспедиция китерү, бу мишәрләр тарихына тирәнрәк чумар өчен кирәкле гамәл. Ул бу хыялына тиздән ирешәчәк дигән өмет бар.

Зур Рбишча мәктәбенең тарих укытучысы Әлфия Мөхәммәтҗанова күптәннән авылның метрик кенәгәләрен язу белән шөгыльләнә, шуңа да архивлар семинарында катнашу аның өчен файдалы булды. “Безнең якларда әлегә бихисап кулъязмалар өстендә эшлисе бар, тарихыбызда ак таплар җитәслек”, — ди ул. Сафаҗайлы Әлфия Аймалетдинова да тарих белән тирәнтен кызыксына.

Сафаҗайда туган якны өйрәнүгә бигрәк зур игътибар бирелә — Вафа Камалетдинов бар буш вакытын тарихи документларны анализлауга, аларны күчереп язуга сарыф итә.

Аның хезмәтләре даими рәвештә “Туган як” газетасында бастырылып килә, хәзерге вакытта укучыларыбыз уникаль “Сафаҗай дәфтәрләре” белән таныша.

Тулаем алганда, җыен югары оешканлык белән үтте — оештыручылар кунакларны югары дәрәҗәдә кабул итте, нәтиҗәле эшләү өчен уңай шартлар тудырды оештыручылар. Делегатлар күп яңа мәгълүмат, яңа ысуллар туплап кайтты, борчыган сорауларына җаваплар тапты.

Список все татарские села Нижегородской области в алфавитном порядке

Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.