В одной школе два юбиляра (село Семёновка)

село Семеновка.Юбиляры

‘МУНИЦИПАЛЬНОЕ БЮДЖЕТНОЕ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ СЕМЕНОВСКАЯ ОСНОВНАЯ ШКОЛА ИМ.С.Ф.АБЕЛЬХАНОВА’ 607532, Район Краснооктябрьский, Улица Школьная, 18, Нижегородская область, Село Семеновка.

Бер мәктәптә ике юбиляр.

Эшемдә таптым бәхетне

Январь аенда Семочкиның Садек Абельханов исемендәге урта мәктәбендә ике юбилей билгеләп үтүчеләр булды.

Мәктәп директо­ры Шамил Абдулбари улы Сафинүзенең 60 яшен тутырды, аның уку-укыту буенча урынбасары Надирә Вафа кызы Каюмова65 яшен каршылады.

Нинди генә мәктәп булмасын, әлеге катлаулы заманда ул нинди генә үзгәрешләр, яңарышлар кичермәсен, анда төп фигура булып укытучылар коллективын җитәкләүче директор һәм аның урынбасары санала. Тик төрле үзгәрешләр кичерсә дә, мәктәпнең төп максаты үзгәрмәде һәм алга таба да үзгәрмәс дип уйлыйсы килә: ул үзендә укыган һәр баланы кеше итеп тәрбияләп чыгарырга бурычлы.

Шушы максатка ирешү юлында директор оста идарәче, ә уку-укыту мөдире оста укытучы сыйфатларын берләштерергә тиеш. Мәктәпнең эш юнәлешен, приоритетларын билгели алган, тирән фикерле, заманча карашлы, үз өстендә даими эшләргә әзер булган җитәкчеләр генә, коллектив белән берлектә, уку-укыту һәм тәрбия сыйфатын тиешле дәрәҗәгә күтәрә алалар. Ә Семочкида бу тандем бик уңышлы эшли.

Шамил Абдулбари улы Сафин 25 январьдә үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтте.

Сафин Шамиль село Семеновка

Ул менә инде 38 ел мәктәп ишекләрен ачып эшкә килә, шуның 32 елдан артыгын — мәктәп директо­ры вазифасында.

Иртәдән кичкә кадәр шушы белем йортында ул. Педагогия институ­тын тәмамлап, эшкә килгән 21 яшь­лек егет хәзер 60 яшен тутырган ир солтаны, ачык йөзле, кешелекле, тәртип яратучы җитәкче.

Шамил әфәнде 1957 елда Семоч­кида гаиләдә икенче бала булып дөньяга аваз сала. Әтисе Абдулба­ри абый ферма мөдире, аннары 22 ел өстенә колхоз рәисе булып эшли. Әнисе Хава апа 40 ел гомерен баш­лангыч сыйныфларда балалар укы­туга багышлый. Алар кече яшьтән үк өч улларында да бер-береңә ярдәм итү, олыларга хөрмәт күрсәтү ке­бек сыйфатларны булдырырга, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләргә тырышалар, һәркайсын эшкә өйрәтәләр.

— Авылда бит ике юнәлеш кенә иде ул вакытта, авыл хужалыгы белгеченә укыйсың яисә укытучы буласың. Тик нәнәйнең кәсебе ал­дыра төште, күрәсең, — ди Шамил Абдулбариевич.

Язма героебыз туган авылында си­гезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, район үзәге Уразавылда урта белем алып, Горький дәүләт педа­гогия институтына керә һәм аны 1978 елда уңышлы укып бетереп, хезмәт юлын үзе укыган мәктәптә физика укытучысы буларак башлап җибәрә. Шулай итеп, гаиләдә уртан­чы бала булып үскән егетне язмыш авыл тормышы белән бәйли. Өч ел эшләгәч, аны уку-укыту буенча директор урынбасары, ә инде 1984 елда сәләтле белгечне директор итеп билгелиләр. Үз авылын өзелеп сөю, туган туфрагына тугры булу аңа бүгенгәчә шушы вазифаны фи­зика, хезмәт һәм сызым дәресләре укыту белән берләштереп башка­рырга көч-дәрт бирә.



Шамил Абдулбари улының шәхси тормышы да сокланырлык. Гомерлек юлдашы, пар канаты Шамилә Заер кызы белән 35 ел бергә, бүгенге көнгә кадәр бер-берсен күз карашларыннан аңлап, ихтирам итеп, мәхәббәт хи­сен саклап, бәхетле гомер кичерәләр. Ул да абруйлы укытучы, бар го­мерен балаларга химия фәненең нечкәлекләрен өйрәтүгә багышлаган тәҗрибәле педагог. Ике кызларына да дөрес тәрбия биреп, олы тормыш юлына бастырганнар. Олы кызлары Алсу, Семочки мәктәбенең 8 нче сый­ныфын тәмамлагач, Түбән Новгород­та сәләтле балалар үзәгендә укый (ЦОД), аннары шушы шәһәрдә үк дәүләт лингвистик институтын бете­реп, хәзерге көндә Мәскәүдә эшләп яши. Икенче кызлары Зифа да урта мәктәпне алтын медальгә, Идел-Вятка дәүләт хезмәте академиясен кызыл дипломга тәмамлап, гаиләсе белән башкалада яши, дәрәҗәле урында белгечлеге буенча хезмәт итә.

Шамил Абдулбари җитәкләгән коллектив, мәктәпләр тормышында хөкем сөргән әлеге болганчык за­манда каушап калмаска тырыша, белем бирүнең яңа юлларын эзли, укытуның формаларын һәм ысул­ларын камилләштерү буенча актив эш алып бара. Һәм, әйтергә кирәк, мәктәпнең яулаган үрләре дә байтак. Белем йортын төрле уку елларында 32 укучы алтын һәм көмеш медальгә тәмамлаган. БДИларны уңышлы тапшырган укучылар төрле югары уку йортларында белем алалар. Бүгенгә Семочки урта мәктәбендә 62 бала укый, аның филиаллары булган Яндавишча төп мәктәбендә 34, Пашат башлангыч мәктәбендә 7 бала белем үзләштерә.

— Бүгенге көндә мәктәбебездә балаларга тиешле, хәзерге за­ман таләпләренә туры килерлек белем бирергә сәләтле 15 югары белемле педагог эшли, шуларның дүртесе югары, калганнары бе­ренче категорияле. Барлык фәннәрне дә махсус уку йортларын тәмамлаган белгечләр укыта.

Мин укучыларның төрле дәрәҗәдәге иҗади бәйгеләрдә, фәнни олимпиа­даларда һәм конференцияләрдә, спорт өлкәсендәге һәм башка ча­раларда призлы урыннар яулавына, балаларны шушы чараларга ихла­стан әзерләгән укытучыларның уңышларына сөенеп яшим, алар белән горурланам, — ди Шамил Аб­дулбариевич.

– Ләкин яхшы каза­нышларга ирешүче укучылар күбрәк булсын өчен, яхшы укытучының булуы да шарт.
Ата-аналар, укы­тучылар, укучылар бердәм булып эшләгәндә генә уңышларга ирешеп була, әлбәттә, моның өчен тыры­шып, бар көчеңне куеп эшләргә кирәк, без нәкъ шуңа омтылабыз, — дип ассызыклады җитәкче.

Бердәм дәүләт имтиханнары, җитәкчелекнең серләре һәм баш­ка мәсьәләләр турында озак фи­кер алыштык без Шамил әфәнде белән. 33 ел дәвамында никадәр эш эшләнгән, никадәр пробле­малар чишелгән, мәктәп дирек­торы бит үзенең эшчәнлегендә укыту-тәрбия, хуҗалык эшләрен барысын бергә бәйләп алып бара.

“Халык мәгарифе отличнигы” исе­ме, Россия Федерациясе, өлкә мәгариф министрлыгы, район мәгариф комитеты Мактау грамо­талары Шамил Абдулбариевичның күпьеллык эчкерсез хезмәтенең бәяләп бетергесез җимешедер. Ә иң кыйммәтлесе – бернинди акча­лар белән дә исәпләп булмаганы – хезмәттәшләренең, укучыларының һәм авылдашларының хөрмәте.

Юбилярыбыз үзе турында: “Гади кеше мин, авыл баласы, тормы­шымны да хезмәт белән яшәүгә багышладым, бәхетемне дә туган авылым мәктәбендәге яраткан эшемдә, гаиләмдә, балаларымда күрәм”, — дип әйтә.

Үрнәк гаилә башлыгы, яраткан әти, авылда хөрмәт казанган кеше. Моннан да олы бәхет бармы икән тагын?!

Укытучыларның укытучысы — завуч

Бүгенге көндә бу вазифа директор урынбасары булып йөртелсә дә, аңа йөкләнгән эшләр беразга гына да кими төшмәде. Уку-укыту процессын оештыру, план-программаларның сыйфатлы рәвештә һәм тиешлечә башкарылуын тәэмин итү,

педагогик кол­лективны бердәмләштерү, аларның эш нәтиҗәсен контрольдә тоту, укучыларның белем дәрәҗәсен үстерүне камилләштерү һәм башка эшләр — барысы да мәктәп директоры урынбасары җилкәсендә.

Завучларны еш кына “Великий дипломат” дип тә йөртәләр. Завуч булу – җиңел эш түгел: кешеләрне ачыклый белү, җиңел ара­лашучан, кыскасы, югары белемле белгеч булу мөһим. Бер яктан завуч вазифа булса, икенчедән, ул кәсепкә күңелең ятарга тиеш.

Надирә Вафа кызы КАЮМОВАның педагогик стажы 46 ел, шуларның өч дистәсе — мәктәп ди­ректоры урынбасары вазифасында.
Каюмова Надиря, село Семеновка
Надирә ханым мәктәптә генә түгел, районда да хөрмәтле шәхес.

Бар гомерен балаларга белем бирүгә багышлап, гомер буе рус теле һәм әдәбияты укыта, ничәмә-ничә буынның күңелендә үз фәненә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияли.

Надирә Вафиновна 1952 елның 6 январендә Пашатның олы хөрмәткә лаек булган укытучылары Вафа Сафин һәм Шәмсинур Җәфәрова гаиләсендә дөньяга килә.

Алар­дан аңа мәктәпкә, балаларга, ту­лаем укытучы һөнәренә мәхәббәт бирелә. Һәм шунда ук үз алдын­да киләчәктә иң изге, иң кирәкле һөнәр иясе булуын максат итеп куя.

Балачактагы хыялын тормышка ашыру өчен 1971 елда Лукоян пе­дучилищесына укырга керә, ә 1978 елда Арзамас педагогия институ­тын тәмамлый.

Хезмәт юлын Семочки мәктәбендә башлаган укытучы үз эшенә зур җаваплылык белән карый: дәресләргә һәрвакыт хәзерләнеп, балаларга төпле белем, яхшы тәрбия бирү өчен тырыша һәм һичкайчан сынат­мый.

Эш дәверендә укучыла­рын иҗади хезмәткә, башкарган гамәлгә җаваплы карарга өйрәткән, аларның күңелләренә үтеп керергә, дәресләрне кызыклы итеп үткәрүгә ирешкән чын мөгаллимә ул.

Үзенең югары белемле һәм югары катего­рияле укытучы булуына карама­стан, белемен даими арттыра тора, төрле өстәмә курсалар уза.

— Укытучы хезмәте беркайчан да җиңел булмады, бүген аеруча бу һөнәр ияләренә таләпләр зур. Укытучының изге бурычы – бала­ларга яхшы белем бирү генә түгел, ә тәрбия бирү эшен дә бертигез алып бару. Бу җаваплы һәм мөһим хезмәт.

Безнең Семочки мәктәбендә көчле коллектив тупланган, укы­тучыларыбыз югары белемле, киң тәҗрибәле белгечләр. Завуч буларак алар белән даими эш алып барам.

Укытучы булып туарга кирәк. Күпме түземлек, сабырлык, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп сыйфатларга ия булу сора­ла.

Балаларны ярату, гомерең буе аларга үрнәк булу, алар белән дөрес аралашу, яңа эзләнүләр, осталыгыңны, белемеңне арт­тыру да укытучы өчен мөһим. Нәкъ шушы таләпләрне үз укытучыларымның төп бурычла­ры итеп билгелим.

Шәхсән үземә килгәндә, укытучы хезмәте — минем гомерлек профес­сиям. Эшем һәрвакыт беренче план­да булды, бүген дә шулай. Янәшәмдә яратып эндәшүче укучыларым, авыр вакытларда киңәшләре белән ярдәм итүче хезмәттәшләрем, шатлыкларны, кайгыларны бүле-шергә гаиләм бар. Димәк, мин бик бәхетле.

Укучыларымның югары нәтиҗәләре, олимпиадалардагы җиңүләре, төрле бәйгеләрдәге уңышлары, югары дәрәҗәдә дәүләт имтиханнарын тапшыру­лары мине икеләтә бәхетле итә. Мин үземнең укучыларым белән го­рурланам, — ди Надирә Вафиновна.

Горурланмастый түгел бит, чөнки укытучының шәкертләре үсеп җиткәч тә, остазларының йөзенә тап төшермиләр: мәктәпне тәмамлап барысы да диярлек юга­ры уку йортларында белем алалар, дипломлылары арасында төрле һөнәр ияләре – укытучылар, та­библар, инженерлар, экономист­лар һәм башкалар да бар.

Ә бит күренекле шәхес артында талантлы укытучы тора. Шуңа да укучылары бүген дә остазларын онытмыйлар, хөрмәтлиләр.

Надирә Вафиновна зур хәрефтән укытучы. Мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен “РФ мәгарифенең хөрмәтле эшлеклесе”

исемен йөртә, күп тапкыр фән һәм мәгариф ми­нистрлыгы, өлкә һәм район грамо­талары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Гаиләсендә Надирә ханым бул­дыклы хуҗабикә, һәрвакыт акыл­лы киңәш бирә торган әни, ягымлы әбекәй.

Кызганычка каршы, тор­мыш иптәше Наилның гына гоме­ре озын булмый — 1981 елда ул фаҗигале рәвештә үлеп китә. Ул­лары Фаил төзүче, хатыны Гүзәл авыл медпункты фельдшеры.

Алар әниләрен кадер-хөрмәттә тотып, нигез йортта яшиләр. Яшьләрнең кызлары Лилия тормышта, үз гаиләсе белән калада яши, юга­ры уку йорты студенты, Ләйсән 8 класста белем ала.

— Ирем бу дөньяны ташлап киткәндә улыма тугыз яшь иде. Башка тормыш коруны күз алды­ма да китермәдем.

Ходайга шөкер, бар авырлыкларны җиңеп, исемемә тап төшермичә яшим. Мин опти­мист кеше, шуңа да тормышны сөеп, Алла биргәнгә риза булып, югына зарланмыйча көн күрәм, — ди Надирә апа.

Бүген ул үзен бәхетле кеше дип саный. Шулай булмыйча, үз бала-оныкларын да,

укучыларын да илгә файдалы кешеләр итеп үстергән, тырыш хезмәте белән хөрмәт ка­занган укытучы бит ул.

Форсаттан файдаланып, без Шамил Абдулбари улы Сафинны һәм Надирә Вафа кызы Каюмованы истәлекле юбилейлары белән котлап, иң матур сүзләребезне юллыйбыз.

Ходай Тәгалә сезгә саулык-сәламәтлек, озын гомер, гаилә шатлыгы насыйп итсен. Сез җитәкләгән мәктәп әле күп еллар үз йөзен югалтмыйча, тагын зур­рак уңышларга ирешсен, ә укучыларыгыз дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, теләгән уку йортларында белгечлек алып, илебезгә кирәкле кешеләр булсалар иде, дигән теләктә калабыз.

                                                                                                                           27.01.2017

                                                                         Кадрия СӘМИУЛЛИНА һәм Румия ХАМЗИНА әзерләделәр

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.