Президент җавап тотты

Путин В.В газета Туган Як

Пресс-конференция Путина.В.В

Президент Путин встречается с журналистами в формате пресс-конференции ежегодно с 2001 года,
мероприятие, как заметил Песков, пройдет в «традиционном объеме» и будет «достаточно исчерпывающим».

Кичә Россия Президенты аккредитация үткән 1640 масса-күләм информация чаралары вәкилләре белән очрашып, аларның сорауларына җавап кайтарды.

Президентның пресс-секретаре Дмитрий Песков белдергәнчә, быелгы 13 нче пресс-конференциядә рекордлы күләмдә журналистлар катнашырга теләк белдергән.

Сәгатьләр дәвамында барган бу очрашуга Владимир Путин алдан нык әзерләнгән, шул хакта аның һәр тармактагы проблемадан хәбәрдар булуы сөйли.

Агымдагы атна азагында Сергачта Түбән Новгород өлкәсе башлыгы Глеб Никитин булып кайтты.



Аның бу визиты Сергач шикәр заводының 50 еллык тантанасына бәйле иде.

Юл уңаеннан ул Толбада җирле инициативаларга булышлык күрсәтү программасы кысаларында өр-яңа итеп төзекләндерелгән.

Бөек Ватан сугышы корбаннары мемориалын карады, һәйкәлгә чәчәкләр куйды һәм халык белән аралашты.

Бу вакыйгалар турында, әлбәттә, киләсе саныбызда тулырак язып чыгарбыз, Алла боерса.

Газетабызның күптәнге якын дусты, милли-мәдәни һәм спорт чараларын матди ярдәме белән күркәм итүче, дистә еллар Сафаҗайның Киров СПКсын уңышлы җитәкләп килүче Шамил Нуриманов агымдагы атна уртасында үзенең чираттагы туган көнен билгеләп үтте.

село Красная Горка(Сафажай)Нижегородская область

Шул уңайдан без аны ихластан тәбрик итәбез һәм Ходай дустыбызны саулыгыннан аермасын дигән теләктә торабыз, ә калган-нарын Шамил Әнәсович үзе дә булдыра, Аллага шөкер.

Кадерле газета укучыларыбыз, ышандырганча, Зифа Кадырованың чираттагы әсәре басмага әзерләнеп ята, аны без яңа елдан башлап җибәрербез.

Ә моңа кадәр әдәби сериаллар яратучыларга Яңа ел күчтәнәче тәкъдим итмәкче булабыз.

Алла боерса, язучы Нәбирә Гыйматдинованың “Елан” хикәясе 2018 елның беренче санында тулысынча дөнья күрәчәк.

Ул “Туган як”ның бер табак битендә А-5 форматында версткаланганга күрә, аны газета эченнән алырга һәм ике тап-кыр кечерәйткәннән соң кирәкле төшләрен кисеп чыккан очракта, бу хикәя китапчык формасына әвереләчәк.

Ләкин әлеге сериалларны уку бәхетенә ирешер өчен “Туган як”ка язылырга онытмагыз, подписка кампаниясе тәмамлануга санаулы көннәр генә калып бара.

Һәм соңгысы. Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Тимур хаҗи Фәхретдиновның әтисе Абдулхай Исмаил улы вафат булу сәбәпле, аның тирән кайгысын уртаклашабыз.

15.12.2017
Олег ӘНДӘРҖАНОВ.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.