Активисты-предприниматели татарских сёл Нижегородской области

Активисты татарских Нижегородской области

Предприниматели татарских сел(сход)

VII Всероссийский сход предпринимателей татарских сел собрал в Казани 800 делегатов, представителей малого бизнеса, фермерских хозяйств и подворий из татарских сел 40 регионов России, в том числе из районов Татарстана.

В итоговой резолюции схода отмечается важность развития сельского предпринимательства в регионах компактного проживания татар. Основной путь решения экономических проблем села связан с модернизацией работы и развитием предпринимательства.

Организация фермерских и крестьянских хозяйств, перерабатывающих предприятий в татарских селах является важным фактором социально-экономического и культурного развития села, оптимального использования трудовых ресурсов и квалифицированных специалистов, укрепления материального благополучия, сохранения этнической идентичности татарских семей

Активларны җәлеп итик.

Шулай ди Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, чирек гасыр Сафаҗайның Киров исемендәге СПКсын уңышлы җитәкләүче һәм милли хәрәкәттә актив кайнаучы,

күп кенә милли-мәдәни һәм рухи вә спорт чараларына финанс ярдәм итеп килүче танылган җәмәгать эшлеклесе шамил ага Нуриманов Казанда VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашып кайткан Нижгар делегациясе турында.

Татарстан хөкүмәте татар авылларын саклап калыр өчен җиденче ел рәттән бик мөһим һәм файдалы чара оештырып килә,
әмма ләкин безнең арадан шушы җыенга битараф караучылар, үз мәнфәгатьләреннән чыгып,
анда кәеф-сафа корып йөрүчеләр төбәгебез абруен хуҗалар алдында нык төшерә.

Шуңа күрә киләсе җыенга делегатларны туган нигезләренә, авыл көнкүрешенә куйган фидакарь хезмәтләреннән чыгып сайлыйсы иде.
Бу мәсьәләгә җитди карарга кирәк, очраклы кешеләрнең анда ыштан туздырып йөрүләреннән файда юк.



Әлеге мәсьәләне без “Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы Советының шушы җыен кысаларында узган утырышында да күтәреп чыктык, чөнки бездәге аяныч күренеш башка кайбер төбәк делегацияләрендә дә күзәтелә икән.

Ни кызганыч, Россия төбәкләрендә яшәүче татарларны бер үк проблемалар бәйли, бер үк мәсьәләләр берләштерә һәм борчый – һәр җирдә дә балаларыбыз ана телен онытып бара һәм бу бигрәк куркыныч хәл.

Татар гомер-гомердән азбарында кош-кортын, мал-туарын чалган. Хәзер моны тыймакчы булалар, һәрхәлдә, бу шартлар

Киров өлкәсендә гамәлгә кертелә башлаган инде. Милли һәм рухи йолаларыбызны саклап калу, сабантуйларыбыз дәрәҗәсен һәм әһәмиятен үстерү турында да җитди сөйләшүләр алып бар-дык.

Өч сәгать эчендә бик күп мәсьәләләргә тукталдык, әмма җитә алмаганнары да шактый калды. Шуңа күрә “Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы Советының бер актив әгъзасы булган Рәшит Сәнҗапов быел Чабаксарда үтәчәк федераль сабантуй алдыннан безне үзендә җыярга булды һәм шунда әлеге

Совет эшчәнлегенә дә, составы-на да үзгәрешләр кертәчәкбез, дип килештек. Шәхсән мин бу Советка әгъза итеп Зур Рбиш-ча администрациясеннән бер эшлекле һәм хәлле якташымны тәкъдим итәргә җыенам, — дип уртаклашты үз фикере белән Ша-мил Әнәсович.

Белгәнебезчә, күренекле якта-шыбыз, авыл хуҗалыгында оста һәм тәҗрибәле җитәкче Казанда

2012 елдан уздырылып килгән татар авыллары эшмәкәрләре җыеннарында безнең төбәкнең алыштыргысыз делегаты булып тора һәм һәр сәфәреннән Шамил әфәнде үз хуҗалыгы яки авылы өчен яңарыш алымнар үзләштереп кайта, яңа мөмкинлекләр белән кораллана, ә иң мөһиме – эшлекле элемтәләр барлый һәм аларны туган авылы файдасына куллана.

Шамил Әнәсовичның бу казанышларын һәм туган нигезенә, газиз милләтенә куйган эчкерсез иҗтимагый эшчәнлеген югары бәяләп, Татарстан прези-денты Рөстәм Миңнеханов узган җыеннарның берсендә аны үз куллап Рәхмәт хаты белән бүләкләде, олы рәхмәтләрен белдерде.

VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының беренче көнендә (1 март) Россиянең якын-ча 40 төбәгеннән җыелган 800ләп делегат өчен 5 төштә дискуссион

мәйданчыклар эшләде, Татарстан фәннәр академиясендә “Татар авылларының социаль-икътисади нигезен булдыруда эшмәкәрләрнең роле” дигән темага зур сессия булып үтте һәм кич белән матур мәдәни чарада кунак булдык.

активисты татарских сел в Казани

Ә икенче көнне иртән безне җайлы зур автобуслар белән Әлки районына алып киттеләр. Иң беренче тукталышны бу районның үзәге булган Базарлы Матак авылында ясадык, зур һәм матур “Алина” спорт комплексында безне җылы каршы алдылар, чәй өстәле артында сыйладылар.

Бу спорт сараен якташларына күренекле гимнастка Алина Кабаева бүләк иткән. Ул үзе Ташкентта туган булса да, әнисе бу яклардан икән. 3-4 төркемгә бүленеп, берничә авылга чыгып, җирле эшмәкәрләрнең, фермер һәм шәхси хуҗалыкларның эшчәнлекләре белән якыннан та-нышкач, төшке ашны да, әйбәт кенә концертны да безнең өчен шушы “Алина” спорт сараенда оештырдылар.

Юл уңаеннан әйтеп үтик әле, шунда Татарстанның халык артисты, безнең Шөбиле кияве Мирсәет Сөнгатуллин якташлары үтенече буенча бик матур концерт бирде һәм безнең шәхсән арала-шу вакытында ул үзенең җылы сәламнәрен Нижгар татарларына җиткерүебезне үтенде. Әйтергә кирәк, Татарстанның атказанган артисты, грибанлы Ринат Вәлиев та безнең аша җылы сәламнәрен газиз якташ-милләттәшләренә юл-лады.

Автобуста әлеге район буенча йөргәндә, гидлар торак пунктлар белән таныштыра барды. Бер мәлне без Иске һәм Яңа Камка авыллары тирәсеннән дә уздык.

“Тарихи документлар раслаганча, әлеге авылларга Нижгар өлкәсенең Сергач ягыннан килеп төпләнгән хезмәтчел татарлар нигез салган”, — дип искәртте гид. Димәк, безнең авыллар, чынлап та, күпкә иртәрәк барлыкка килгән булып чыга.

Әлки районында 20 меңгә якын кеше яши, шуның 13 меңе — татар, 4 меңе — чуаш, 3 меңе — рус. Район үзәге Базарлы Матакта халык саны ел саен үсеп тора һәм бүген анда 6300 кеше яши, шуның 71% — татар.

16.03.2018
Олег ӘНДӘРҖАНОВ.

Татарские сёла Нижегородской области(список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.